Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Александр Карпов Төп законга төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы

Илнең Төп законында гражданнарның хезмәтенә карата хөрмәтнең гарантияләнүен һәм хезмәт ияләренең хокуклары яклануын беркетергә тәкъдим ителә.

Россия Конституциясендә хезмәт ияләренә карата хөрмәтнең гарантияләнүен беркетү мөһим, чөнки нәкъ менә хезмәт кешесе – ил икътисадының тоткасы. Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Александр Карпов шундый фикерен белдерде.

«Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы ул. Матди байлыклар җитештерә торган кеше юк икән, бернәрсә дә булмаячак дигән сүз. Шуңа күрә моны Конституциядә беркетергә кирәк дип саныйм», - диде Карпов.

Конституциягә төзәтмәләрдә Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүен һәм аларның хокуклары яклануын тәэмин итүенә бәйле пунктлар кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук дәүләт тарафыннан тулаем алганда Россия Федерациясе буенча хезмәткә сәләтле кешеләрнең яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә хезмәткә түләүнең минималь күләме гарантияләнә. ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов та төзәтмәләргә уңай бәя биргән иде.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев