Туган як

Аккош күлендә 10 меңнән артык каз тукталган

Инде икенче атна Түбән Кама районының Аккош күлендә төньякка очучы казлар кунаклый.

Бу хакта шәhәр фотографы Радик Кутушев «ВКонтакте»да үзенең шәхси битендә хәбәр итә.

 

 

 

 “Кичкә таба барлык казлар да якын кырларга азык эзләргә китә, ә иртәнге сәгатьләрдә, каңгылдап, су янына кире әйләнеп кайта”, – дип яза ул.

 

 

 

 

Радик Кутушев билгеләп үткәнчә, ясалган фоторәсемнәр буенча 10 300дән артык кош исәпләнгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: