Туган як

Ак Барс Банкы клиентлар картасыннан кабат алынган барлык акчаны кире кайтарды

Банк кушымтасы эше торгызылган.

Ак Барс Банк клиентларына карталарыннан кабат алынган акчаларын тулысынча кире кайтарган. Бу хакта  банкның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 

«Ак Барс Банк техник өзеклекне бетерде. 7 майда клиентларның банк карталарыннан кабаттан акча алынган иде. Кичен шул ук көнне кабат алынган акчалар тулы күләмдә кире кайтарылды», - дип сөйләделәр банкта.

Карталардан кабат алынган акча күләме хәзер исәпләнә, дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, дистанцион хезмәт күрсәтү системалары — интернет - һәм мобиль банк эше торгызылган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: