Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

400 дән артык түбәнкамалы Ульяновскка юл тоткан

Бүген иртән, 15 июнь көнне, Түбән Камадан зур делегация федераль Сабан туен уздыру өчен Ульяновск шәһәренә сәфәргә кузгалган.

Бу хакта Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Билгеле булганча, федераль Сабан туена тугыз автобуста 406 кеше киткән.

Делегация составында: ансамбльләр һәм иҗат төркемнәре, массакүләм мәгълүмат чаралары, шәһәр администрациясе вәкилләре, мәдәният йортлары, музейлар һәм китапханәләр хезмәткәрләре.

Федераль Сабан туе 18 июньдә Ульяновск шәһәрендә узачак.

“Гадәттәгечә, Түбән Кама россиякүләм Сабан туеның төп оештыручысы булып тора”, - дип искәртә шәһәр администрациясе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев