Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

30 марттан ТР да барлык гражданнар өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Үз-үзеңне изоляцияләү урынын бары тик РФ Президентының эш көне турында Указында санап үтелгән гражданнар категориясенә генә калдырырга мөмкин: өзлексез цикл предприятиеләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, азык-төлек кибетләре һәм даруханәләр хезмәткәрләре.

Калган гражданнарга, кирәк булган очракта, үз-үзеңне изоляцияләү урынын бары тик тәртип нигезендә белешмә буенча гына калдырырга мөмкин булачак, ул 1-2 көн дәвамында ТР халкына җиткереләчәк.

“Барлык кешегә дә әлеге чараны кирәкле чара буларак кабул итүегезне, Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус инфекциясе таралу мөмкинлеген булдырмаска мөмкинлек бирүче чара буларак, актуаль чара буларак кабул итүегезне сорыйм, - диде Ләйлә Фазлыева.

Изоляцияләү режимын бозган өчен 100 сумнан алып 500 сумга кадәр штраф каралган. Якын арада режимны бозучыларга штраф күләме арттырылачак.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев