Туган як

11 нче апрельдән Түбән Кама районының Уратма елгасы күпере аша хәрәкәт итү чикләнәчәк

11 нче апрельдән “Чистай — Түбән Кама” автомобиль юлында ремонт эшләре башлану сәбәпле, Уратма елгасы күперенең бер өлеше ябыла.

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ябылу ремонт эшләре тәмамланганчы дәвам итәчәк.

“Чистай — Түбән Кама” трассасында капиталь ремонт эшләре «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: