Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Татарстан — цифрлы һөнәрләр үзәге

«Россия» күргәзмә-форумының программасы бик бай.

Мәскәүдә уза торган «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында 11 марттан 12 апрельгә кадәр Һөнәрләр фестивале оештырылды. «Мөмкинлекләр вакыты» дип исемләнгән фестивальдә татарстанлылар да катнашты.

Мәгълүм булганча, «Россия» күргәзмә-форумы Мәскәүнең «Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе» (ВДНХ) комплексында үткән елның 4 ноябрендә — Халыклар бердәмлеге көнендә ачылган иде. Ул илдәге барлык төбәкләрнең, шул исәптән Татарстанның да казанышлары белән таныштыра. Мәсәлән, республика авыл хуҗалыгы, транспорт инфраструктурасы, мәгълүмати технологияләр, сәнәгать һ.б. өлкәләрдәге уңышлары белән билгеле. 

Күргәзмә-форум 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәр дип көтелгән иде. Россия Президенты Владимир Путин аны 8 июльгә кадәр озайтырга кушты.

«Россия» күргәзмә-форумының программасы бик бай: биредә көн саен дистәләгән чара үтә. Бер ай дәвам иткән Һөнәрләр фестивале кысаларында да төрле өлкәдә хезмәт куючы белгечләр 150дән артык мастер-класс оештырды, эш бирүчеләр белән очрашулар булды, лекцияләр, һөнәр сайларга ярдәм итә торган тестлар, белем бирү программалары тәкъдим ителде. Фестивальнең төп максаты — бүгенге хезмәт базарының төрлелеген күрсәтү, яшьләргә һөнәр һәм эш урыны сайларга ярдәм итү. Нәтиҗәдә, беренче чиратта яшьләрнең сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт, мәгълүмати технологияләр, фән, социаль өлкә һәм кунакчыллык индустриясендә ихтыяҗ аеруча зур булган 80нән артык һөнәр турында мәгълүмат алу мөмкинлеге туды. 

Татарстан фестивальдә «Цифрлы һөнәрләр» стендын тәкъдим итте. Форум кунакларын мәгълүмати технологияләр, ясалма интеллект өлкәсендәге казанышлар, бу юнәлештәге белем бирү программалары белән таныштырдылар. 

Мәсәлән, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы мөгаллимнәре һәм студентлары мастер класслар үткәрде. Мәскәүнең Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Казанның мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче бер төркем белгечләре кунакларны төрки мифологиягә нигезләнгән интерактив уен белән таныштырды.

Һөнәрләр фестивалендә Татарстаннан Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Иннополис университеты, НТИ Белем бирү компетенцияләре үзәге, Казан инновацион университеты, КФУ вәкилләреннән торган команда катнашты. Алар фестиваль кунакларына белем бирү программалары, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшкә урнашу үзенчәлекләре турында сөйләде.

Ә Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты, шулай ук Ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты вәкилләре мәгълүмати технологияләр өлкәсе өчен белгечләр әзерләү үзенчәлекләре һәм үзләренең эшләнмәләре турында сөйләде. Шулай ук Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты белән Фундаменталь медицина һәм биология институтының «Виртуаль хирургия операция бүлмәсе» проекты тәкъдим ителде. Бу проект виртуаль чынбарлык шлемы өчен эшләнгән өч программадан тора. Алар медицина уку йортында белем алучы студентларга виртуаль чынбарлык ярдәмендә хирургия операцияләре ясарга өйрәтә. 

Бер ай дәвам иткән Һөнәрләр фестивале Бөтенроссия хезмәт ярминкәсенең төбәк этабы белән тәмамланды. Бу ярминкә берьюлы берничә эш бирүче белән очрашырга һәм үзең яшәгән төбәктә генә түгел, аннан читтә дә эш табарга булыша.

«Россия» күргәзмә-форумы — илнең фән, мәдәният, сәнәгать, энергетика, транспорт, төзелеш, аграр сәнәгать комплексы һ.б. өлкәсендә мөһим казанышларын бер мәйданга җыйган урын. Мәскәүдә күргәзмә белән теләгән һәркем бушлай таныша ала. Көндәлек программа күргәзмә-форумның рәсми сайтында (russia. ru) урын алган.

Айрат Сабиров

Фото: ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, vk. com/e_tatarstan

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев