Социаль фонд ел башыннан эшсез 664 ата-анага бала карау өчен пособие билгеләгән
Предприятие эшен туктатса да, гаилә ярдәмсез калырга тиеш түгел.
Йөкле хатыннар һәм бала табу, шулай ук балага яшь ярым тулганчы түләнә торган пособие алуга хокук, хатын-кыз эшләгән оешма эшчәнлеген туктатса да, саклана, дип хәбәр итә Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.
"2024 елда бала карау өчен пособие Татарстаннан социаль иминиятләштерелергә тиеш булмаган 1043 ата—анага билгеләнгән, 2025 елда — 664 ата-анага. Пособиеләр гаризалар буенча билгеләнә«,- дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Йөкле булу һәм бала тапкан өчен пособие ялның бөтен чоры өчен шунда ук түләнә. Компания эшчәнлеген туктату аркасында эшсез калган хатын-кызларга йөкле яки бала табу, шулай ук өч айга кадәр баланы уллыкка алган хатын-кызга түләнергә тиешле.
Пособие күләме төбәктә хезмәткә сәләтле халыкның календарь айга яшәү минимумының 100% ын тәшкил итә. Пособие суммасы эшкә сәләтсезлек чорыннан чыгып һәм аның дәвамлылыгы 140 календарь көн булганда исәпләнә. 2025 елда пособие күләме безнең төбәктә 76 673 сум тәшкил итә. Аны алу өчен, йөклелек һәм бала табу буенча отпуск тәмамланганнан соң, алты ай эчендә Социаль фондка гариза бирергә кирәк.
«Предприятие эшен туктатса да, гаилә ярдәмсез калырга тиеш түгел. Бу мөһим чорда тотрыклы финанс хәлне тәэмин итү безнең өчен беренче урында тора», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Яшь ярымга кадәрге балага ай саен түләнә торган пособие, йөклелек һәм бала табу чорындагы ял вакытында хатын-кызны эштән алсалар да, түләнә. Шундый ук очракларда түләүне баланың әтисе, башка туганнары яки опекуны рәсмиләштерә ала.
Искәртик, әлеге түләүләр илкүләм проект «Гаилә» ярдәме белән үтәлә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев