Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Шәрәфетдинова: Кешеләр татар аш-суы белән кызыксына — мастер-классларны тыңлыйлар

Татарстанның иң яхшы шеф-поварлары «Россия» Халыкара күргәзмә-форумының Татарстан Көнендә бәйрәм казын, зур бәлеш, гөбәдия, талкыш каләве талкыш каләве, «Эмис» лимонадларын ничек әзерләү турында сөйләделәр.

2 декабрьдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумының Татарстан Көнендә татар аш-суына багышланган мастер-класслар уздырылды. Мәйданчык 100 катнашучыны сыйдырды, аларның һәркайсы яраткан ризыгын татып карый алды, ә бәлки соңрак аны үз өендә дә пешереп карар, дип сөйләде Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова.

Аның сүзләренчә, павильон кунакларын татар аш-суы җәлеп иткән — «мәгълүматны ишетми калудан куркалар, зур игътибар белән тыңлыйлар». Татарстанның иң яхшы шеф-поварлары аларга бәйрәм казын, зур бәлеш, гөбәдия, талкыш каләве, «Эмис» лимонадларын ничек әзерләү турында сөйләделәр. Соңрак алар өчен традицион чәк-чәк пешерделәр, шулай ук Лаеш чәйләре турында сөйләделәр. «Ягъни без кулинариядә генә түгел, җитештерүдә дә потенциалыбызны күрсәтәбез», — дип ассызыклады Шәрәфетдинова.

Һәр ризыкны татып карау мөмкинлеге булдырылды — 100шәр дегустация җыелмасы әзерләнгән иде. Моннан тыш, кунакларга ризыкларны өйдә пешереп, үзләрен һәм якыннарын сөендерсеннәр өчен, рецептлар бастырылган иде.

«Монда мәскәүлеләр генә түгел, биредә төрле регион вәкилләре (башка төбәкләрдән килгән кунаклар) бик күп, көн дәвамында кешеләр агымы кимеми, һәм алар рәхәтләнеп карыйлар, тыңлыйлар», — диде ул.

Шәрәфетдинова билгеләп үткәнчә, татар аш-суы күргәзмәдә катнашучыларның күпчелеген җәлеп итә. Аның аша алар республиканың үзе турында күбрәк беләләр. «Мисал өчен, мәйданга килгән кунаклар Татарстан — ул Казахстан, дип уйламас инде», — дип шаярды ул. Шулай итеп, Татарстан Республикасыннан читтә аның гастрономиясе турында гына түгел, ә төбәк турында да күбрәк беләчәкләр. 

«Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ВДНХ мәйданчыгында ачылды һәм 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россиянең 89 төбәге, эре компанияләр, министрлыклар һәм оешмаларның казанышларын күрсәтәчәкләр. 2 декабрьдә биш павильонда Татарстан көне чаралары узды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча әзерләнгән

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев