Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«Россия» форумында Татарстан экспозициясе турында эксперт сүзе: Биредә интенсив, кызыклы һәм тәмле

Татарстанның, һичшиксез, күрсәтерлек әйберләре бар.

Мәскәүдә 2 декабрьдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан көне узды. Мәдәни программа биш мәйданчыкта барды. Ачылу тантанасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстан спикерлары республика күргәзмәсе һәм экспозициясе турында фикерләре белән уртаклаштылар.

Педагогия фәннәре докторы, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узган чараны Татарстан халкы гына түгел, ә бөтен ил дулкынланып көтүе турында сөйләде. «Татарстан Республикасы көне якты һәм бай мәдәни мирасыбыз аша безнең төбәкнең уникальлеген күрсәтәчәк. Биш мәйданчыкта урнаштырылган мәдәни программа кунакларны борынгы йолалар атмосферасына алып китәчәк, Татарстанның тарихи куәтен һәм көчен күрсәтәчәк», — дип билгеләп үтә ул.

Павлова, республика үзенең тарихын гына түгел, ә реаль һәм виртуаль спорт ярышларын берләштерүче «Киләчәк уеннары» халыкара ярышларын тәкъдим итеп, киләчәге белән дә гаҗәпләндерә, дип өсти.

«Татарстан — Россиянең иң спортив регионы, аннан бигрәк мөмкинлекләр регионы да, биредә кешеләр спортны ярата һәм җәмгыять тормышында актив катнаша», — дип ассызыклый Павлова. «Татарстан — борынгы һәм тарихи төбәк кенә түгел, технологик һәм мәдәни үзәк тә, анда тарих, традицияләр һәм яңа технологияләр тату яши», — дип билгеләде эксперт күргәзмәне оештыручылар хәл итә торган бурычлар турында. 

Тулаем «Россия» күргәзмә-форумы турында фикер алышканда, Павлова билгеләп үткәнчә, мәйданчык илебезнең һәр субъектына үзенең уникальлеген һәм өстенлекләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР «Гражданлык җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Игорь Бикеев хезмәттәшен хуплады, ул РФнең һәр субъекты ВДНХ күргәзмәсендә үз казанышларын һәм үзенчәлекләрен тәкъдим итә, диде. «Безнең ил бик зур, анда төрле милләт һәм дини конфессия вәкилләре дус-тату яши. Һәр төбәкнең горурланырлык һәм дуслары, күршеләренә күрсәтергә теләгән аерым үзенчәлекләре бар», — дип яза ул. 

«Татарстанның, һичшиксез, күрсәтерлек әйберләре бар», — дип фикер йөртә эксперт. Бу икътисадтагы уңышлар да, иң мөһим казаныш булган халык та, аларның күптөрле һәм бай мәдәнияте. «Татарстан кешелекнең якты казанышы булган үзенчәлекле Россия цивилизациясе үсешенә зур өлеш кертте һәм кертүен дәвам итә», — диде Бикеев.

Татарстаның халыклар Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыйров «Россия» күргәзмә-форумына килүчеләрнең Россиядә халык саны буенча икенче урында торган татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында якыннанрак белергә уникаль мөмкинлекләре булуын ассызыклады.

«Үткән белән горурланабыз, киләчәккә омтылабыз» күргәзмәсендә миңа Татарстан стендының шигаре бик ошады«, — дип сөйләде Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов. «Минемчә, ул Татарстан рухын күрсәтә », — диде эксперт һәм республиканың үз үткәненә игътирам белән каравын, үзенең мәдәни кодын саклавын һәм алга гына омтылуын аңлатты.

«Бу мәгънәләр Татарстан презентациясендә күрсәтелә. Мин Татарстан стенды республиканың моделе, дип әйткән идем инде. Монда югары технологияләр һәм бай мәдәни тормыш гармониядә яши. Күргәзмә республиканың алдынгы позициядә торган тармакларда конкурент өстенлекләрен күрсәтә. Әлбәттә, „Россия“ Халыкара күргәзмә-форумында Татарстан көне узу республиканың медиа киңлеге өчен дә, илнең мәдәни тормышы өчен да зур вакыйга», — дип ассызыклады Морозов.

Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин «Россия» күргәзмәсенең төрлелеген һәм тулылыгын билгеләп үтте, һәм әлеге чарадан калган тәэсирләре белән уртаклашты. «Бирегә бер генә түгел, хәтта 10 тапкыр килсәң дә, тулысынча өйрәнеп бетүе авыр», — дип сөйли ул. Моннан тыш күргәзмәнең 12 апрельгә кадәр эшләячәген һәм барлык теләүчеләрнең дә аны бәяләргә вакыты барлыгын искә төшерә.

Татарстан стенды турында сөйләгәндә, спикер Республика көне башланганчы ук анда булганын һәм барысына да анда булып узырга киңәш итүен билгеләп үтте. «Мәйданчык Татарстанның күпмилләтле халкын ачык һәм дөрес итеп күрсәтә, мәйданчыкта интенсив, кызыклы һәм, әлбәттә, бик тәмле. Һәркемгә чын күңелдән киңәш итәм», — дип йомгаклады эксперт.

Исегезгә төшерәбез, 2 декабрьдә Мәскәүдә ВДНХда «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан Республикасы көне узды. Татарстан күргәзмәсе биш урында узды. Экспозиция Татарстанның сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, икътисадта, медицинада, мәдәнияттә һәм туризмда зур казанышларын тәкъдим итте.

Россиянең 89 төбәгенең, эре компанияләрнең, министрлыкларның һәм оешмаларның казанышларын күрсәтүче «Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды. Аның эше киләсе елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

"Татар-информ"мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча әзерләнде

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев