Бөек Җиңүнең 80 еллыгына «СалаваTik»лардан яңа җыр
Җырның сүзләрен дә, көен дә Наилә ханым махсус бәйрәм уңаеннан шушы елның апрелендә язган.
Бүген Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "СалаваTik«ларның композитор, шагыйрә, җырчы, телерадиожурналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина иҗат иткән «Бабам портреты» дигән җырга яңа клип дөнья күрде. Җырның сүзләрен дә, көен дә Наилә ханым махсус бәйрәм уңаеннан шушы елның апрелендә язган.
«Җыр апрель аенда язылса да, күңелемдә озак еллар йөрде. Әниемнең бертуган абыйсы Башкортостанның Тәтешле районы, Яңа Шәрдәк авылында туган Ситдиков Каим Ситдыйк улы истәлегенә багышлап яздым мин аны. 1940 нчы елның көзендә Каим абый армия сафларына алына. Ул Бөек Ватан сугышының беренче көнендә, 1941 елның 22 июнендә иртәнге якта вафат була. Ул Беласток дигән шәһәрдә 4 нче разведовательный мотоциклистлар полкында хезмәт иткән була. Дошман илебезгә бәреп кергәндә абыемның гомере өзелә. Ул — гаиләбезнең чын герое. Аның портреты хәзер дә өебезнең түрендә тора. Менә шушы җырны иҗат итәргә дә шушы портрет этәргеч булды. Балалар башкаруындагы җыр аның рухына дога булып ирешсен. Бик зур рәхмәт, «СалаваTik» проектын оештыручыларга. Күңелгә үтеп керерлек итеп башкарганнар. Клипта сабыйларның үз бабайларының портретларын күрсәтү дә бик урынлы. Видеоны караган һәр бала үзебезнең тарихны белеп, сугышта катнашкан бабайларын хәтерләрендә сакласалар иде. Аларның батырлыклары — мәңгелек!" — дип җырның язылу тарихы белән таныштырды Наилә Яхина.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев