Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

«Без тугандаш җаннарны табабыз»: татарстанлылар Бөтенроссия хатын-кызлар форумы турында сөйләделәр

Ике көн дәвамында кунаклар һәм форумда катнашучылар күпсанлы тематик локацияләрдә булды.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумы мәйданчыгында «Хатын — кызлар: традицияләрне саклыйбыз — Россияне үстерәбез» атамасында Бөтенроссия хатын-кызлар форумы эшли башлады. Аның төп темалары сәламәтлекне саклау, тормыш сыйфатын яхшырту, хатын-кызлар эшкуарлыгын үстерү, милли традицияләрне торгызу һәм саклауга багышланды.

Ике көн дәвамында кунаклар һәм форумда катнашучылар күпсанлы тематик локацияләрдә булды, анда презентацияләр, күргәзмәләр, хатын-кыз дизайнерларның коллекцияләре тәкъдим ителде.

«Гомумән безнең хатын-кызлар бик күпкырлы. Һәм бу форум күпчелек андый шәхесләргә үз-үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде. Әгәр дә мин традицияләрне торгызу белән шөгыльләнмәгән булсам, кайчан монда килеп чыгыш ясый алыр идем? Мондый форматны дәвам итәргә кирәк, безгә барысы да бик ошады!» — дип, форумда катнашучы Айсылу Әсәдуллина үз фикерләре белән уртаклашты. Ул Татарстанның Балтач районында гусляда уйнау сәнгатен тергезү белән шөгыльләнә. 

Исегезгә төшерәбез, күргәзмә мәйданчыгында Татарстан павильоны эшли. Биредә форумда катнашучылар һәм кунаклар өчен төрле лекцияләр, мастер-класслар, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының театраль постановкалары, «Бюро Бану» бренды авторлык остаханәсенең мода күргәзмәсе, халык һөнәрләре эшләнмәләре күрсәтелде.

Форум турында Баулыдан Эльвира Касырева: «Әлбәттә, бу бик лаеклы мәйданчык, ул һәркем өчен үсеш ноктасы! Һөнәрчелек остаханәм мондый чарада, ВДНХда, беренче тапкыр катнаша. Минем өчен бу бик югары казаныш, чөнки эшләнмәләремә игътибар иттеләр һәм хәзерге вакытта мин республикабызны шундый югары дәрәҗәдә тәкъдим итәм», — дип сөйләде. 

«Монда искиткеч атмосфера, без башка төбәкләрдән килгән кунаклар һәм катнашучылар белән аралашабыз. Төрле мастер-класслар үткәрәбез, үзебез дә нидер өйрәнәбез, алардан яңа белем алабыз. Биредә без тугандаш җаннарны табабыз!»- дип өстәде Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепләре остасы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Нурхаметова.

Әлеге Бөтенроссия хатын-кызлар форумы беренче тапкыр үткәрелде. Ул илебезнең барлык 89 төбәгеннән төрле һөнәр ияләренең очрашу урыны булды. «Россия» халыкара күргәзмәсе мәйданчыгында кешелекнең яртысын тәшкил иткән гүзәл затлар казанышларына багышланган төрле интерактив чаралар узды. Чара кысаларында шулай ук «Белем» җәмгыятенең мәгърифәтчелек марафоны узды, анда үз эшендә зур уңышларга ирешкән хатын-кыз лидерлар, танылган эшмәкәрләр, спортчылар, дәүләт эшлеклеләре һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты. 

«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча әзерләнде 
Фото: © Андрей Клементьев / «Татар-информ»

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев