Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

WorldSkills International: “Казан Экспо”ның чемпионатка әзерлеге графиктан алда бара

Күргәзмә комплексын WorldSkills экспертлары таләбен истә тотып, чагыштырмача кыска вакытта проектлаштырдылар һәм төзеделәр, диде Дэвид Хоуи.

Бүгенге көндә WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын үткәрүгә “Казан Экспо” үзәге әзерлек эшләре графикны узып бара. Комплексны инде дөнья классы объекты дип санап була, диде WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи.

Бүген халыкара хәрәкәт җитәкчеләренең берсе WorldSkills стандартлары буенча Төбәк чемпионаты ачылышы тантанасында катнашты.

“Кичә объект белән танышу мөмкинлеге булды, алга китешне күзәтеп, без бик канәгать калдык. Без “Казань Экспо”ны дөнья классы дәрәҗәсендә дип атый алабыз. Хәзер объект тулысынча җиһазландырылган һәм логистика һәм технологик күзлектән караганда ул әзер”, - диде Дэвид Хоуи.

Фото: архив/Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/14/175115/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X