Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Виталий Мутко ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле чаралар турында сөйләде

Юбилейга әзерлек һәм аны уздыру чаралары планы 2019-2020 елларга исәпләнгән.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планы дүрт бүлектән һәм 75 чарадан тора. Бу хакта бүген РФ вице-премьеры Виталий Мутко Казанда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.

“Татарстан федераль проектларны гамәлгә ашыру эшләрен актив алып бара. ТАССРның 100 еллыгы – федераль масштабтагы вакыйга. Татарстан мәгарифкә, спортка, икътисадка, фәнгә һәм мәдәнияткә зур өлеш кертә. 100 еллык юбилейны оештыру һәм уздыру республиканың танылган казанышларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк”, – диде Виталий Мутко.

Вице-премьер әйтүенчә, план дүрт бүлектән торган 75 төп чараны үз эченә ала. Бу тантаналы бәйрәм чаралары: Казанда БДБ илләренең I уеннары, “Россия – Ислам дөньясы” халыкара икътисади саммиты, федераль Сабан туе. Икенче бүлек мәдәни үсешкә һәм социаль әһәмиятле вакыйгаларга багышланган.

Өченчесе фәнни, нәшрият һәм мәгълүмати проектлардан тора. Планның дүрттән бер өлеше төзелеш, ремонт һәм төзекләндерүгә кагыла. Тиздән Казан Изге Ана иконасы чиркәвен ачу тантанасы булачак, Казанда Җәмигъ мәчет төзелә башлаячак.

Планда социаль әһәмияткә ия учреждениеләрне төзү һәм ремонтлау каралган. Өстәмә рәвештә 180 объект әзерләнә. Бу – авыл клублары һәм балалар бакчаларын төзү һәм капиталь ремонтлау, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, спорт мәйданчыклары, чаңгы базалары һәм бассейннар төзү.

“План чаралары 2019-2020 елларга исәпләнгән. Вакыт алай ук аз түгел. Федераль хакимият үзен тыныч хис итә ала: Татарстан хакимияте – теләсә кайсы масштабтагы проектларны гамәлгә ашыра белгән профессионаллар командасы”, – дип йомгаклады Виталий Мутко.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191688/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X