Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

ТАССРның 100 еллыгына Татарстанда яңа парклар һәм спорт объектлары ачылачак

“Болар барысы да республика халкына лаеклы бүләк булачак”, – диде Татарстан Президенты.

ТАССРның 100 еллыгына Татарстанда яңа һәм социаль әһәмияткә ия мәдәният һәм спорт объектлары, парклар һәм скверлар ачылачак. “Алар республика халкы өчен менә дигән бүләк булачак”, – диде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында.

“ТАССРның 100 еллыгы – республика һәм аның күпмилләтле халкы өчен әһәмиятле вакыйга. 70 елын республика РСФСР составындагы автономия рәвешендә яшәде. Бу еллар эчендә икътисади үсештә алга зур ыргылыш ясалды. Кыска вакыт эчендә тулы бер сәнәгать тармагы булдырылды, авыл хуҗалыгының тотрыклы үсеше тәэмин ителде. Җәмгыятьнең социаль структурасында һәм милли мәдәнияттә әһәмиятле үзгәрешләр булды. Күпмилләтле республикада яшәүчеләрнең аерым ментальлеге формалаша башлады”, – диде Президент.

Автоном республика татар дәүләтчелеген үстерүнең бер формасына әверелде. Аның шартларында куәтле потенциал булдырылды, ул яңа Россия шартларында Татарстан уңышының нигезе булды. Юбилейга әзерлек республикада 2015 елда ук башланды. Республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек планы гамәлгә ашырыла. Бу эшне республика оештыру комитеты координацияли. Әзерлек барышында мөһим чаралар планы төзелде.

“Бу план халыкара һәм федераль проектларны үз эченә ала. Билгеләнгән зур халыкара чаралар арасында – бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре уеннары, “Россия – Ислам дөньясы” халыкара икътисади саммиты, ЮНЕСКО эгидасы астында “Мәдәниятләр күптөрлелеге – гуманитар иминлек факторы“ халыкара форумы һәм башка вакыйгалар көтелә”, – диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әһәмиятле объектлар, шул исәптән “Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгенең күп функцияле бинасы төзелгән. Моннан тыш, юбилей елында Татарстан Милли китапханәсе яңа бина алачак, “Созвездие-Йолдызлык” театры урнашачак Алафузов театры бинасын ремонтлау тәмамланачак.

“Социаль әһәмиятле мәдәният һәм спорт өлкәсе объектларын, паркларны һәм скверларны ачу каралган. Болар барысы да республика халкына лаеклы бүләк булачак. ТАССРның 100 еллыгы Татарстан халкы өчен Татарстанның киләчәк үсеше өчен горурлык һәм этәргеч булып тора”, – дип йомгаклады Президент.

Фото: tatarstan.ru

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/16/191693/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X