Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Рөстәм Миңнеханов Иннополиста пилотсыз таксины сынап карады

2019 елда Казанда пилосыз таксидан WorldSkills чемпионатында катнашучылар куллана ала, диде Татарстан Президенты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста беренче пилотсыз таксины сынап карады. Чара Татарстан Хөкүмәте белән «Яндекс» компаниясе арасында пилотсыз транспортны үстерү турындагы килешүне имзалау кысаларында узды.

«Якындагы берничә елда пилотсыз транспорт гадәти күренеш булачак. Бүген аннан Иннополиста һәркем куллана ала. Иннополис – иң заманча шәһәр һәм безгә аның исеменә туры килергә кирәк», — диде Президент.

Әлегә Иннополиста шәһәрнең төп биш төп объектларын берләштерүче биш нокта эшли, аннары аларның саны арттырылачак. Бу системаны тулысынча эшләп бетерү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан Президенты сүзләренчә, киләсе елда WorldSkills эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатында пилотсыз транспорт белән Иннополиста яшәүчеләр генә түгел, ә казанлылар һәм Татарстан башкаласы кунаклары да куллана ала.

«Пилотсыз автомобиль, машина йөртү таныклыгы сатып алган йөртүчегә караганда, ышанычлырак дип уйлыйм. Мин профессиональ дәрәҗәдә йөри һәм транспортның системалы һәм көйле эшләвен бәяли алам – бу иң яхшы йөртүче сыйфаты. Бик уңайлы һәм ышанычлы. Пилотсыз автомобильдә йөреп килү мөмкинлегеннән файданып, йөреп килергә тәкъдим итәм», — диде Татарстан лидеры.

 

Мәгълүмат «Татар-информ»нан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рөстәм миңнеханов пилотсыз такси иннополис

2
X