Президент мараллары Татарстан урманнарына ияләшкән һәм нәсел калдыра башлаган

Татарстанның кыргый табигатенә асыл боланнарны кайтару программасы уңай нәтиҗәләр бирә.
2017 елда Азнакай һәм Аксубай районнарында “Биләр” табигый зоология тыюлыгында иреккә җибәрелгән Алтай мараллары табигатькә ияләшкән һәм нәсел калдыра башлаган. Ел ярым эчендә болан көтүе ике тапкырга үскән.
Россия империясе вакытында ук юкка чыгарылган асыл боланнарны республика урманнарына кайтару программасы уңай нәтиҗәләр биргән. Бу программага Татарстан Президенты да теләктәшлек белдерде. Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетының президент программасын тормышка ашыручы белгечләре белән рейд-мониторингка чыгып моңа “Татар-информ” хәбәрчесе дә инанды.
“Алтай маралларының 50 баштан торган беренче партиясен республикага 2013 елда керттеләр. 20 башлы икенче төркемне - 2014 елда. Алар барысы да ирекле халәттә Яшел Үзән районы территориясендә Зөядә тәҗрибәле хуҗалыкта яшәделәр. Мараллар җирле климатка ияләште, нәсел калдыра башлады. Һәм 2017 елда без аларны чыгарып җибәрергә әзерләдек. Татарстан Президенты катнашында берьюлы 45 баш маралны чыгардык. Аларны “Биләр”, “Мишә” һәм Югары Ослан районының “Лесной ключ” аучылык тыюлыгы территорияләренә җибәрдек”, - дип программа турында дәүләт комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде.
Хәзер мараллар үрчетүгә берничә шәхси аучылык хуҗалыгы да кушылды. Җәнлекләр саны 300гә якынлашып килә. Аларның күбесе, шулай ук аларның нәселе дә берничә елдан иреккә җибәреләчәк. Алардан тыш, тагын 200 тимгелле болан һәм 60ка якын нәфис болан бар.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/05/172879/
Фото: Арсений Маврин.
-
19 февраль 2019 - 10:06Электрны өзәчәкләр Түбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформатор станцияләре җиһазларын һ.б.ны планлы төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, түбәндәге авылларда электр энергиясен вакытлыча өзәчәкләр.1100
-
19 февраль 2019 - 10:04Кабул итү 21 февральдә 15.00-17.00 сәгатьтә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова җавап бирә.800
-
19 февраль 2019 - 10:03Солдатларга – күчтәнәч 23 февраль – Ватан сакчылары көне алдыннан шәһәрдә «Солдатка – ана бәлеше» акциясе игълан ителде. Аны, елдагыча, «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы оештыра.1000
-
19 февраль 2019 - 10:00Сугыш тәмамланса да Шәһәребездә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгы билгеләп үтелде. Митинг сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында узды.700
-
4 май 2018 - 12:59Нижнекамск читает Габдуллу Тукая--2018. Выпуск 1
-
18 март 2018 - 19:54Рөстәм Миңнеханов: Без сезнең белән киләчәгебезне сайладык!
-
19 февраль 2019 - 10:07Гомере аның моңлы бер җыр иде... 15 февральдә Түбән Камада бөек татар шагыйре, журналисты Муса Җәлилнең 113 еллыгына багышланган чаралар, шигырь бәйрәмнәре һәм аның һәйкәле янында митинг үтте.1900
-
15 февраль 2019 - 11:29Газетага да языл, спектакль дә кара... Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2019 елның икенче яртысына газеталарга вакытыннан алда яздыру бара. Шунысын искәртәбез, 1 апрельдә язылу бәяләре артканчы, «Туган як»ка хәзер язылып куйсагыз, отышлырак була. Газетага шәһәр һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин.13400
-
19 февраль 2019 - 08:40Казанда WorldSkills-2019 илкүләм чемпионатында 1,6 мең кеше катнашачак Чемпионат ярышларының төп мәйданчыгы "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәге булачак.3200
-
19 февраль 2019 - 10:07Гомере аның моңлы бер җыр иде... 15 февральдә Түбән Камада бөек татар шагыйре, журналисты Муса Җәлилнең 113 еллыгына багышланган чаралар, шигырь бәйрәмнәре һәм аның һәйкәле янында митинг үтте.1900
-
19 февраль 2019 - 09:45Осталыкларын күрсәттеләр Шәһәребездә ел саен Коръән уку буенча бәйге уздыру күркәм гадәткә керде. «Өмет» сәхифәсендә мөслимәләр өчен үзәк мәчеттә үткәрелгән бәйге турында язган идек. Күптән түгел «Нур» мәчетендә белем алучы хатын-кызлар да Коръән укуда осталыкларын күрсәттеләр.1700
-
19 февраль 2019 - 09:50«Йөрәкләрдә мәңгегә калырсың» Гыйнварда татар дөньясы шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуны билгеләп үтте.1400
-
19 февраль 2019 - 10:06Электрны өзәчәкләр Түбән Кама электр үткәрү линияләрен, трансформатор станцияләре җиһазларын һ.б.ны планлы төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, түбәндәге авылларда электр энергиясен вакытлыча өзәчәкләр.1100
-
19 февраль 2019 - 09:00Шайбалар явып торды… «Нефтехимик» һәм «Себер» командаларының очрашулары сюрпризларга бай булды.1000
-
19 февраль 2019 - 10:03Солдатларга – күчтәнәч 23 февраль – Ватан сакчылары көне алдыннан шәһәрдә «Солдатка – ана бәлеше» акциясе игълан ителде. Аны, елдагыча, «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы оештыра.1000
-
19 февраль 2019 - 10:04Кабул итү 21 февральдә 15.00-17.00 сәгатьтә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына Пенсия фонды идарәсе начальнигы Лариса Семенова җавап бирә.800
-
19 февраль 2019 - 10:00Сугыш тәмамланса да Шәһәребездә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгы билгеләп үтелде. Митинг сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янында узды.700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ №ТУ 16-01036 от 16.05.2013
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика