Туган як

Пассажир ташучыларга контроль көчәя: лицензияң булмаса, рейска чыга алмыйсың

Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы автобуста пассажир ташуны лицензияләү турындагы закон проектын хуплады.

Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы автобуста пассажир ташуны лицензияләү турындагы закон проектын хуплады. Әлеге документ теләсә кемнең пассажир ташуына киртә куярга тиеш. Татарстанда нинди үзгәрешләр көтелә? Шул хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров сөйләде.

- Автобусларда пассажирларны ташу эшчәнлегенә лицензия бирүгә кагылышлы закон проекты кабул ителде. Андрей Вячеславович, бу нинди яңалышларны күз алдында тота?

- Берничә федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Аерым алганда "Кайбер төр эшчәнлекләрне лицензияләштерү", "Автомобиль транспорты һәм шәһәр җир өсте электр транспорты уставы", "Юл хәрәкәте иминлеге". Закон проекты нәтиҗәсендә шактый өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертелә. Беренче чиратта, бу пассажирлар ташуны лицензияләштерүгә кагыла.

Без бу сорау белән Мәскәүгә - Россия Транспорт министрлыгына, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать иттек. Һәм менә - нәтиҗәсе бар. Пассажир ташуларының барлык төрләрен лицензияләштерүне күз алдында тоткан закон проекты тиздән Россия Президенты тарафыннан имзаланыр һәм басылып чыгар дип өметләнәбез. Барлык пассажир йөртүчеләр дә мәҗбүри рәвештә лицензия алырга тиеш булачак. Документ басылганнан соң моңа 120 көн бирелә. Ә лицензияләре булганнар яңаны алырга тиеш була.

Закон проектында язылганча, хәрби көч структуралары, ашыгыч медицина ярдәме, шулай ук предприятие территориясендә кеше йөртүчеләргә лицензия алу кирәк түгел. Мәсәлән, "Казаньоргсинтез","Нижнекамскнефтехим", КАМАЗ заводлара арасында эшчеләрне йөртү өчен автобуслар куллана. Моның өчен аларга лицензия кирәкми.

- Пассажир ташучылар реестры булдыру планлаштырыламы?

- Пассажирлар ташу өчен кулланыла тоган барлык транспорт чаралары да лицензия реестрына кертеләчәк. Реестрга кертелмәгән транспорт чарасы белән эшчәнлек алып бару тыела. Пассажир ташучылар лицензия бирү турындагы закон нигезендә җавап тотачак.

Пассажир ташучылар реестрын Ространснадзор алып барачак. Лицензияне дә аларның хезмәткәрләре бирә. Аларның хәзер лицензиатлар реестры бар. Лицензия реестры хәзер транспорт чаралары белән тулыланачак. Башка лицензиатка язылган транспорт чарасы белән куллану тыела. Әгәр транспорт чарасы лицензия ресстрына кертелмәгән икән, аны пассажирлар йөртү өчен кулланырга ярамый.

Барлык пассажир ташучыларга да лицензия бирү буенча таләпләр булачак. Шуның ярдәмендә шәхси яки ялланган база, механика, медицина хезмәткәре, пассажирлар йөртү таләпләренә җавап бирә торган кваллификацияле шоферлар булуы ачыкланачак. Яңа таләпләр буенча, тахограф, ГЛОНАСС системасы булуы, йөртүченең эш һәм ял режимын саклавы мәҗбүри булачак.

- Татарстанда легаль булмаган пассажир йөртүчеләр проблемасы ни дәрәҗәдә актуаль?

- Проблема Татарстанда гына түгел, ә ил буенча актуаль. Лицензияле пассажир ташучыларга карата таләпләр күпкә кырыс булу сәбәпле, күпләр заказ буенча йөртү белән шөгыльләнә.

Заказ белән йөртүчеләр бүген бар юнәлешләр буенча эшли дияргә була. Мәсәлән, Чаллыга, Чистайга, Әлмәткә, Йошкар-Олага, Волжскига, Чабаксарга йөриләр.

- Заказ буенча пассажирларны ташу өчен нинди күләмдә автобус кулланыла? Бу базарның икътисади күләме никадәр?

- Ел саен Казаннан 400-500 автобус чыгып китә һәм килә. Масштабны күз алдына китерергә буладыр. Һәм бу даими көндәлек челтәрдән тыш! Аларның әйләнеше, мөгаен, елына миллиард сум тәшкил итәдер. Бу “кассадан читтә”, салымнан тыш йөри торган акчалар. Аннары бу йөртүчеләр даими йөрүләрдән заказлы йөрүгә күчә. Легаль пассажир ташучылар икътисады сизелерлек кими. Гәрчә, алар конкурс узганнар һәм барлык таләпләргә дә җавап бирәләр.

Яңа закон проекты кабул ителгәч, пассажир йөртүчеләрнең шактый өлеше төшеп калыр дип уйлыйм. Чөнки аларның базалары да, механиклары да, табиблары да юк. Яңа таләпләр өстәмә чыгым белән бәйле, болар бүген даими пассажир йөртүчеләрдә бар, ә заказга йөртүчеләрдә юк.

- Легаль булмаган пассажир йөртүчеләрнең эшчәнлеген туктату эшләре ничек бара?

- Легаль булмаган йөртүчеләр белән эш бара. Тиеш булмаган урында пассажирларны утырткан һәм төшереп калдырган өчен административ җаваплылык каралган. Республикада системалы рәвештә эшләүче ведомствоара эшче төркем оештырылды. Хокук бозулар көн саен ачыклана.

Пассажир ташучылар куллана торган рәсми булмаган нокталар буенча эшлибез, аларның саны кимеде. Мондый җирләр “Кольцо” янында, “Совет мәйданында бар һәм башка кечерәкләре дә җитәрлек. Казанда ЦУМ янындагы урынны яптык. Бүген бу санкциясез урын ябык. Тик бик елгыр, әйтик һәр тыкрыкта пассажирларны аулап торучы пассажир йөртүчеләр һаман да бар әле.

Законлы пассажир йөртүчеләр белән алып барылган эш үз нәтиҗәләрен бирде. Күпләр йөртү өчен лицензия, таныклык, маршрутлар картасы алды. Безнең таләп бар – тукталыш пунктларында, беренче чиратта автовокзалларда эшләү. Казанда алар дүртәү – Көньяк, Көнчыгыш, Башкала һәм Төньяк дип аталучы автовокзаллар.

Барлык пассажирларга да автовокзал хезмәтләреннән кулланырга киңәш итәбез. Бу очракта линиягә төзек автобус һәм аек йөртүче чыгуы, ә пассажирларның имин булуы гарантияләнә. Әлбәттә, автобусларның подъезд төбеннән үк алып китүе кешегә уңайлы. Кызганыч, бу куркынычсыз түгел. Заказга өйртүчеләрнең машиналары ишегалларында тора, алар иртән медицина тикшеренүе узмый, автобуслар техник карау үтми һәм линиягә чыга. Шуңа күрә пассажирларга заказга йөртүчеләр белән түгел, ә даими маршрутлар хезмәтеннән файдаланырга кушабыз. Сүз уңаеннан, бушлай шаттллар да эшли. Мәсәлән, Казан-1 тимер юл вокзалыннан Көнчыгыш автовокзалына кадәр.

Ә заказга йөртүчеләр өчен безнең министрлык ишекләре гел ачык. Без аларны берничә мәртәбә җыйдык. Маршрутлар билгеләргә, яңа расписание, пассажирларны билгеләнгән нокталардан алып китүне карарга әзер икәнне сөйләдек. Без бу категория йөртүчеләр белән эшләргә әзер. Ләкин шундый шарт белән: алар лицензия алырга һәм закон кушкан барлык таләпләргә дә җавап бирергә тиеш.

Республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, 2018 елның тугыз ае эчендә автобуслар катнашында аварияләр саны кимү фонында, йөртүче тарафыннан хокук бозу нәтиҗәсендә юл-транспорт фаҗигаләре арткан. Автобус шоферлары гаебе белән 125 юл-транспорт фаҗигасе булган (узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 14,7 процентка арткан), аларда өч кеше һәлак булган (82,4 процентка кимегән) һәм 176 кеше имгәнгән (16,6 процентка арткан).

2017 елның әлеге вакыты белән чагыштырганда Татарстанда юл-транспорт фаҗигаләре арту, хәрәкәт итүче маршрут автобусы салонында кешеләрнең егылуы белән бәйле. Бу күренеш бигрәк тә Казан һәм Чаллы шәһәрләренә хас.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar//society/passazhir-tashuchylarga-kontrol-k-ch-ya-litsenziyase-bulmagan-y-rt-chel-r-reyska-chyga-almayachak/

Фото: Александр Эшкинин

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: