Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Казанда росгвардиячеләр чит ил кешесенә югалткан акча янчыгын кайтарганнар

Ир-ат WorldSkills чемпионаты ачылышына ашыкканда акча янчыгын төшереп калдырган.

 

Казанда росгвардиячеләр чит ил кешесенә югалткан акча янчыгын һәм самолетка билетын кире кайтарганнар. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ир-ат автомобильдән чыкканда акча янчыгын төшереп калдырган. Ул WorldSkills чемпионаты ачылышы тантанасына ашыгу сәбәпле, югалтуын абайламаган. Аның акча янчыгын «Казан Арена» тирәсендә парковкада Кәрим Магомедов белән Александр Хәлилов тапкан», – дип сөйләделәр Росгвардиядә.

Росгвардиячеләр табылдыкны полициягә тапшырган. Янчыкта 200 мең сум чамасы акча булуы ачыкланган.

Полиция белән чемпионат дирекциясе акча янчыгы хуҗасын ачыклаган һәм аңа югалткан әйберләрен тапшырганнар.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/26/192257/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills росгвардия

2
X