Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Эксперт: Үзара салым механизмы акчаны кешеләр өчен мөһим эшләр башкарырга юнәлдерә

Татарстанда халыкның һәр сумына дәүләт дүрт сум өсти торган искиткеч практика гамәлдә, ди Виталий Сергеев.

Үзара салым механизмы акчаны кешеләр өчен мөһим эшләр башкарырга юнәлдерергә мөмкинлек бирә. Бу хакта “Татар-информ”га Россия сәяси консультантлар ассоциациясе вице-президенты Виталий Сергеев сөйләде.

Ул үзара салымда халыкның салым күләмен һәм бер тапкыр түли торган акчаның төгәл кайда тотыласын үзе билгеләвен әйтте.

“Сүз дә юк, җирле дәрәҗәдә акчаның кая киткәнлеген, ягъни күпер төзелгәнме-юкмы, сквер булдырганнармы – контрольдә тотарга була, - дип фикерләре белән уртаклашты эксперт. — Син чынлап та акчаңны реаль рәвештә салып, эшнең ничек барганын карый һәм таләп итә аласың”.

Авыл халкы үзара салым вакытында “хөкүмәтне булдыручы гражданнарга әйләнә”, диде Сергеев. Бу исә элек салым кодексында төртелеп калган күп кенә җирле проблемаларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, кешеләр җирле хакимияттән реаль файда күрә башлыйлар.

“Биредә актив катнашып, акча салып кына түгел, күзәтеп торган гражданинга әвереләсең. Үзең сайлаган җирле муниципаль хакимият эше белән кызыксына, аның эшли я эшләмәвен аңлый башлыйсың”, - диде Виталий Сергеев.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/14/175122/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым

2
X