Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Быел Татарстанда 100 миллион сумга 28 яшүсмерләр клубы ремонтланган

Киләсе елда дәүләт программасы нигезендә, 26 яшүсмерләр клубын төзекләндерү планлаштырыла.

Быел Татарстанда 28 яшүсмерләр клубы төзекләндерелде, бу максатларга 100 миллион сум акча тотылды, дип хәбәр итәләр ТР Спорт министрлыгыннан.

“Татарстанда яшүсмерләр клубларының биналарын капиталь ремонтлау һәм матди базасын ныгыту өчен тормышка ашырылган программа буенча, 2018 елда республиканың Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Спас, Яшел Үзән, Тукай, Кукмара һәм Менделеевск кебек ун районында яшүсмерләр клублары яңартылды”, - дип ачыклык кертәләр министрлыкта.

Киләсе елда республикада 26 яшүсмерләр клубын төзекләндерү планлаштырыла. Бу максатларга шулай ук 100 миллион сум акча билгеләнгән.

2015-2017 елларда дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстанның 19 районында барлыгы 85 яшүсмерләр клубы ремонтланган булган. Әлеге эшләргә 300 миллион сум тотылган.

Бүген Татарстанда барлыгы 214 яшүсмерләр клубы эшли. Аларда спортның техник төрләре (авиамодельләр, судно модельләре һәм 3D-модельләр ясау) белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырыла, шулай ук медиа-мәктәпләр, коворкинг-үзәкләр һәм иҗади үсеш студияләре оештырыла.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/27/175918/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт яшүсмер клубы

2
X