Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Төп вакыйга

Җәй буе нишләгәннәрдер?..

Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.

Ял көннәрендә җылылык үткәрү челтәрендә булган өч зур авария шул микрорайоннарда яшәүчеләр өчен күп кыенлык тудырган! Дистәләрчә йортлар җылытылмаган һәм кайнар сусыз калган, кайбер йортлардан электрны да өзгәннәр.  Гайуллин урамында җылылык трассасында авария булып, 17 йорт җылылыксыз калган. Иртән белгечләр һәм техника аның нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшләде. «Водоканал» предприятиесе генераль директоры Илдар Нуретдинов урынга барып, хәлне үз күзе  белән күргән. Йортларда эчке
контур һәм индивидуаль җылылык пунктлары булганга гына кешеләр туңмаганнар.

Ә менә Тынычлык урамындагы 5 нче йортта яшәүчеләргә авырга туры килгән. Подвалда торба шартлап, алар берничә сәгатькә җылыдан мәхрүм булганнар һәм сусыз калганнар.

– Ул көнне без гаилә белән өйдә идек һәм подъездда ниндидер тавыш ишеттек. Ирем чыкса – электр щиты яна. Без шунда ук 112 номеры буенча шалтыраттык. Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җиттеләр. Аннары авария, газ хезмәте вәкилләре дә килде. Көне буе утсыз, сусыз, туңып утырдык, – дип сөйли шул йортта яшәүче Альбина ханым.

Белгечләр әйтүенчә, эшләр тәмам. Дөрес, подвалдан һаман пар чыга, ләкин бу – вакытлыча күренеш. Сүз уңаеннан, авария көнне бирегә Түбән Кама мэры Айдар Метшин да килгән. Зыян күрүчеләргә ярдәм итәргә дә вәгъдә биргән.

Ул да булмады коллекторны төзекләндерү барышында авария чыгып, шәһәрнең алты микрорайоны кайнар сусыз һәм җылылыксыз калган. Шәһәр администрациясе тарафыннан бу хәл күзәтү астына алынган. Тикшерү бара.  «Во-доканал» белгечләре фикеренчә аварияләр һава температурасы алышынуы аркасында килеп чыгарга мөмкин. Алайса җәй, көз буе, кайнар суны бетереп, кышка нинди әзерлек алып барылды соң?! Кыш ел саен килә, кар да ел саен ява.

Хәзерге вакытта Гайнуллин урамындагы – 4 нче һәм 6 нчы, шулай ук Студентлар урамындагы 47 нче һәм 49 нчы йортларга җылылык килми, алар кайнар сусыз да калган. Болар күптән түгел файдалануга тапшырылган яңа йортлар! Бу хәл төзекләндерү эшләре тәмамланганчы булачак.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев