Туган як

Үз йөзебез, үз юлыбыз бар

Минем дөнья, ил буйлап сәяхәт иткәнем юк. Ә күп йөргән, күп күргән кешеләр татар авыллары башка авыллардан аерылып тора дип сөйлиләр.

Минем дөнья, ил буйлап сәяхәт иткәнем юк. Ә күп йөргән, күп күргән кешеләр татар авыллары башка авыллардан аерылып тора дип сөйлиләр.
Күп еллар ерак рейсларга йөргән Шамил абый (исемен үзе соравы буенча үзгәрттем), «Мин татар авылларын әллә каян танып алам. Чисталыгы, матурлыгы, төзеклеге буенча татар авыллары белән бары тик чувашлар яши торган авыллар гына ярыша ала. Рус авыллары яныннан үтеп киткәндә дә иске йортлар күбрәк очрый» – ди. Аңа ышанмас җиреңнән ышанырсың, чөнки Россияне аркылыга буйга йөреп чыккан, хәтта Европа илләрендә дә булган кеше ул.
Бер шулай, эш чыгып, Бөгелмә якларына барырга туры килде. Чыннан да, татар авыл-лары матуррак кебек тоелды миңа. Ижау каласына барганда да шул ук хәл. Нәрсәседер чит, нәрсәседер ят татарлар яшәмәгән авыл. Ә татар яшәгән авыл башына ук «Рәхим итегез. Хәерле юл» кебек теләкләр язылып куелган. Авылда очраган кеше белән якын танышың кебек, туктап сөйләшеп була.
Минем туган авылым тирә ягында әллә ничә рус авылы булган. Тик хәзер алар берсе дә юк. Ә бердәнбер булган татар авылы әле хәзер дә яшәргә тырыша. Дәүләтнең авылларга булган карашы уңай якка үзгәрсен генә әле, эш булды дисә, халык яңадан авылларга юл тотачак.
Бу язмам белән кемне дә булса кимсетергә теләмим, безнең Татарстанда бар авыллар да диярлек төзек, матур. Түбән Кама районының бар авылларында да диярлек йөреп чыккан бар. Һәр авыл үзенчә матур, төзек. Кызганыч, колхозлар таралу авылларга беркадәр тискәре йогынты ясады. Эш булмау сәбәпле балалы яшь гаиләләр күпләп шәһәрләргә китте. Шунысы сөенечле, шәһәргә китсәләр дә алар тамырларын, үз телләрен онытмадылар. Рәхәтләнеп үзебезчә, авылча, татарча аралашып яшиләр.
Кызык, берәр татар кеше яшәми торган утрауга эләксә, ни эшләр иде икән. Хафага төшеп, борчылырмы? Үз телен онытырмы, юкмы? Миңа калса, эшсез интекмәс, үзенә нинди дә булса шөгыль табар, телен дә онытмас. Бик күпләр татар милләте юкка чыгачак дип фаразларга яратса да – татар милләте беркайчан юкка чыкмый ул. Татар халкы сөйләшми, аралашмый тора алмый. Сөйләшергә кеше калмаса эт-мәчесе, алар булмаса агач башында каркылдап утыручы карга, искән җил белән дә сөйләшү җаен таба татар. Иркен болыннарга чыгуга бер рәхәтләнеп, күкрәк тутырып сулыш алыр да, үзенең иң яраткан җырын сузар...
Менә озакламый халык санын алу башлана. Менә шунда үзебезнең бердәм, көчле тату милләт булуыбызны да күрсәтергә иде! Татарлардан көнләшкәннәрнең котыртуына бирешми, элеккечә Россиядә сан ягыннан тагын икенче урынга чыксак, шәп була бит, ә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: