Туган як

Яклауларга мохтаҗ тел

Туган телне саклау һәм үстерү елы да узып китте. Бер карасаң, телебезне саклау һәм үстерү өчен байтак кына эшләр дә башкарылган кебек. Президентыбыз каршында махсус комиссия төзелү үзе генә дә ни тора! Матбугатта телне саклау турында мәкаләләр дә бик еш басылды. Телевизордан һәм радиодан шуңа багышланган тапшырулар алып барыла. Үз белемеңне сынау өчен массакүләм диктантлар үткәрделәр.

Тик, иң гаҗәпләндергәне, хәреф хаталары гына түгел, мәгънәләре ягыннан да хаталы булган урам исемнәре һәм элмә такталар элек ничек язылган булса, хәзер дә шулай эленеп тора, чөнки аларны укыган, ялгышларына эчләре пошкан кешләр юктыр, күрәсең.

Хаталарны күпләп тапкан кешеләргә бүләкләр вәгъдә итеп, конкурслар да үткәрделәр. Ә хаталарның һаман иге дә, чиге дә юк. Бәлки, хатасыз язган кешеләргә бүләк бирергә кирәк булгандыр?

Мин – өлкән кеше, бик күп җирләрдә булмыйм. Шул йөргән урыннарымда да, хаталарны күрмичә, битараф уза алмыйм. Шәһәребезнең Яшьлек урамындагы беренче йортта “Срочный ремонт обуви”ны “Тиз аяк киеме төзәтү” дип тәрҗемә ителгән элмә такта бар. “Тиз аяк киеме” ул әкиятләрдә генә буладыр? Хәзергә андый аяк киемнәре җитештерелми әле. “Аяк киемнәрен тиз төзәтү” дип язарга кирәк булгандыр? Ә болай: язганмы – язган, убырның авызы тыгылсын, дигәндәй... Сүзләре татарча бит, тагын нәрсә җитмәгән?! Кем әйтә бездә ике теллелек юк, дип? Әнә бит русча да, татарча да язылган.

Тын аллея белән Мәктәп бульвары кисешкән урында Күпфункцияле үзәкне эзләгән кешеләргә ярдәм өчен, күрсәткеч такта куелган. Анда “Мәктәп бульвары урамы Д. 2 А” дип язылган. Шулай ук Тын аллеяның һәрбер йортына да “Тын аллея урамы” дигән язу эленгән. Яшьлек урамы, Тынычлык урамы һ.б. булырга мөмкин – алары аңлашыла.  Тик ничек итеп “бульвар урамы”, “аллея урамы” булырга мөмкин?! Шул рәвешчә атасак, “Вахитов проспекты урамы”, “Химиклар проспекты урамы” дип әйтергә тиеш булабыз түгелме? Урамны бульвардан аера белмәгән акыллы башлар хәл итеп утырамыни урам исемнәрен яздырганда? Аннары “Шинниклар урамы” түгел  тукталышта язылганча “Шинчылар урамы” кирәктер, бәлки? Кайдадар “Шинников урамы” дигәне дә күзгә чалынды. Әйтергә оят!

Шәһәребез көннән-көн матурлана, үсә, яңара, килгән кунакларга горурланып күрсәтерлек мәйданнарыбыз, паркларыбыз бар. Красный Ключтагы Изге Чишмә композициясе үзе генә ни тора! Әле Чулман буенда яңа парк төзелеп килә: барган саен сукмакларыннан сокланып үтәм.Ул паркның ясалма күлләрендә  су ката башлаганчы  кыр үрдәкләре йөзеп йөрде. Яр буйлары төзекләндерелгән диярлек,  җәйгә ял итәр өчен бик матур урын булачак ул. Аңа нинди исем бирерләр (бәлки, биргәннәрдер)?  Ничек булса да җанга ятышлы, телгә йогышлы исемнәр, юнәлеш күрсәткән такталар булсын иде.

Гаҗәп түгелмени, әнә бит, “Красный Ключ”ны “Кызыл ачкыч” дип тәрҗемә итүчеләр табылган. Бу Кызыл чишмә дә, Изге чишмә дә түгел, янәсе, бу – Кызыл ачкыч. Красный Ключка беренче исем бирелгәндә,  һичничек тә “ачкыч” түгел, “чишмә” күздә тотылгандыр, минемчә?

Пристань тирәсендәге объектларга бару юнәлешен күрсәтеп, бетон баганалар куелган. Шуларның берсенә генә анализ ясап китик. Анда юнәлешләр күрсәтелгән ук белән, русчалап та, татарчага күчереп тә язылган язмалар бар. Иң өстә: кызыл төскә буялган ачкыч рәсеме һәм “Кызыл ачкыч” дип язылган. Астарак тезелеп киткәнендә “полиция”нең тәрҗемәсен “музей”(!) дип куйганнар. Бөтен баганаларда да шул ук язмалар. Шунысы аңлашылмый “полиция” сүзе кайчаннан “музей” дип тәрҗемә ителә икән?..

Балаларны кечкенәдән туган телебезгә өйрәтик дибез. Балаларның башын бутамас өчен, башта олыларны өйрәтергә кирәктер, бәлки? Мин башлангычта укыганда “Работа над ошибками” дигән дәрес бар иде. Нигә шуны олылар өчен кулланмаска?! Үз теләкләре белән хаталарын төзәтергә теләмәгәч,  мәҗбүриләп төзәттерергәдер, бәлки? 

Без нигә ана телебезгә шулкадәр битараф икән? Сөйләшүен инде бик дөрес сөйләшмибез, ичмасам язмаларыбызны дөрес итеп, үрнәк булырлык итеп язсак иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: