Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Туган телгә мәхәббәт – балачактан

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры тормышыбызга кайчан килеп керде икән? Мөгаен, туган көнебездән үк. Әниләребез бу җырны көйләп безне – сабыйларын бишектә тирбәткән, күңел җылысын җырга салган. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан әле һаман да без бу җырны яратып башкарабыз. Җыр аша без туган телгә мәхәббәтебезне аңлатабыз.

Балада кечкенәдән телгә мәхәббәт тәрбияләнсә, ул инде аның яшәү рәвешенә әйләнә. Туган телгә булган уңай караш, балаларын татар мөхитендә тәрбияләү теләге әти-әниләрне нәниләрен татар балалар бакчасына бирергә этәрә. Һәм моның өчен аларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Ә безнең татар балалар бакчалары бу юнәлештә нәтиҗәле эшлиләр. Бакчаларда узучы чаралар моның ачык дәлиле булып  тора.

Бу көннәрдә 74 нче балалар бакчасында, бакча мөдире Ләйсән Сәлахова инициативасы һәм мәктәпкәчә мәгариф идарәсе белән берлектә, шәһәркүләм  чара – татар теленә багышланган “Татар телен белүчеләр” исемле  бәйге-викторина  узды. Ул инде икенче ел рәттән оештырыла.

Матур, зәвыклы итеп бизәлгән  якты залда алты – 44, 64, 74,76, 83, 86 нчы балалар бакчаларыннан балалар  командалары очрашты. Алар матур милли киемнәрдән, үзләрен чын артист итеп хис иттеләр. Балаларның мондый чараларда беренче тапкыр гына катнашулары түгел икәне әллә каян күренеп тора.

Кичә кечкенә Нияз Нуретдинов башкаруында җыр белән башланды. Алып баручы  Алсу Хөсәенова биремнәре гади генә сораулар түгел, ә балаларның үзаңын үстерүгә, татар телен камил белүләренә юнәлдерелгән иде. Балаларның искиткеч дөрес, төгәл, матур, саф татар телендә җаваплары залдагы кунакларны таң калдырдылар!

Кичәгә мәртәбәле жюри әгъзалары – мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вәҗиева, Аксакаллар  шурасы әгъзасы Мансур Ганиев, балалар бакчалары методик берләшмәсе җитәкчесе Гүзәл Ягафарова (1нче балалар бакчасы),  43, 77, 45 нче балалар бакчаларының татар һәм рус телләре белгечләре Рәзинә Хәбибуллина, Венера Бикбова, Гөлчәчәк Фәттахиева чакырылган. Алар командаларның чыгышларына бәя бирделәр.  

Нәтиҗәдә, беренче урынны “Татар кызлары” исемендәге 76 нчы балалар бакчасы командасы яулады. 64 нче бакчадан “Зирәкләр” командасы – икенче, “Идельяр” исемле 74 нче балалар бакчасының малайлар командасы өченче урынга лаек булды.

“Тукай оныклары” (83 нче бакча), “Мирас” (44нче бакча), “Балачак” (86 нчы бакча) төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар.

Шушындый матур кичә үткәрүләре өчен 74 нче бакча мөдире Ләйсән Салаховага, үзләреннән зур өлеш керткән оештыручылар – өлкән тәрбияче Ләйсән Исрафиловага, татар теле белгече – тәрбияче Рушания Әхмәтшинага, музыка җитәкчесе Миләүшә Ситдыйковага, башка тәрбиячеләргә, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез милләтебезнең телен, мәдәниятен үстерүдә, аны киләчәк буыныбызга тапшырып, дәвамлы итүдә үзегездән зур өлеш кертәсез.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев