Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Төрек телендә дә дөнья күргән

Шушы көннәрдә Истанбулда «Төрки дөньяны өйрәнү фонды» нәшриятында язучы Ринат Мөхәммәдиевның «Сират күпере» романының чираттагы яңа (өченче) басмасы дөнья күрде.

Төркиядә төрле нәшриятларда чыккан басмаларын искә алсак, бу «Сират күпере»нең төрек укучысына унынчы тапкыр тәкъдим ителүе. 1993 елда ук инде төрек телендә Истанбулда аерым китап булып дөнья күргән иде. Авторның бу романы татарлар арасында да аеруча популярлык казанды. 1994 елда 50000 данә белән басылган китап тиз арада үз укучысын тапты. Әле хәзер дә китапны татарлар бик яратып укый. Китап – биографиясе әлегә кадәр ныклап ачылмаган, өйрәнелмәгән, татар милләте киләчәге өчен ут йортып йөргән милләттәшебез Мирсәет Солтангалиев турында. Әлегә кадәр милли героебыз тарихында сер булып сакланган документларны укучыга җиткергән бу роман күпләрне тетрәндерә.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев