Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Тормыш океанында энҗе-мәрҗән эзләп

Асия Сөнгать кызы Сафина Түбән Кама районының Үчкә авылында дөньяга аваз сала. Булачак шагыйрәнең иҗатка тартылуы балачактан, мәктәп елларында ук башлана.

Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Камада һөнәри урта белем ала. Белем офыкларын Казан, Чаллы һәм Мәскәү шәһәрләрендә киңәйтә. Тырыш, үзенә һәм башкаларга да таләпчән яшь кыз, ательеның комсомол оешмасы секретаре, яхшы эшләгәне өчен Германиягә сәяхәткә юллама белән бүләкләнә. 

Тормышның бар нечкәлекләрен күрә һәм аңлый белүендә Асия Сафинага психолог һөнәрен үзләштерүе, яшьләр белән эшләү идарәсендәге хезмәте иҗатында да ярдәм иткән, мөгаен. Аның катнашында эшләнгән социаль программалар республика һәм союз күләмендә грантка лаек булалар.

Асия ханым — авылда туып үскән кыз — «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөреп осталыгын арттыра. Аның күңеле бай табигатьле авылының язларда ак чәчәккә күмелгән алма бакчалары тантанасын, Зәй буйларындагы зәңгәр томаннарны, сандугачлар җырын, төнбоеклы күлләрнең камышлары сагышын, Көрән чишмә агышын, авылдашларының хатирәләрен сыйдырган. «Тирә-юньнең гүзәллеге бергә җыелган, дисәм дә ялгыш булмас. Аларның кичке уеннардагы моңлы җырларына Зәй буйлары, таулар да кушыла кебек. «Моңнар үзеннәнүзе сине чолгап ала да, иркәли, тибрәтә, юата», — дип яза Асия ханым «Туган җирем — моңлы җырым» исемле нәсерендә. Бу әсәр — туган авылга мәдхия! Авылдаш биючеләрнең һәрберсенә гармунчының аерым көйләр уйнавы, биючеләрнең буй-сыннарын, үзенчәлекле биюләрен тасвирлаганда тере образлар күз алдына килеп баса — бу язучыдан зур осталык таләп иткән ысул нәтиҗәсе. 

Аның шигырьләренә ниндидер бер нәзакәтлелек, наз, серлелек хас. Аларда аклыкка, яктылыкка, матурлыкка омтылыш, табигать белән ныклы элемтә чагыла. 

Чәчләремне сүтеп алсу таңда
Чыкка манып әллә тарасы,
Без яшәгән җирне матурларга 
Гомерем буе эзлим чарасын»
, — дип яза шагыйрә. 

Авылына багышлаган шигырьләрендә сагыну, аның белән бергә балачагын, әниле-әтиле бәхетле чагын юксыну, хәтер җепләрен барлау сизелә:

Әни ак йон эрли, орчык зырлап бии, 
Сәгать суга чыңлап, өйдә эңгер йөри... 
Ак керләр җилферди, сөлгеләр кул изи... 

Авылын ярату күп кенә шигырьләрендә тылсымлы, назлы, җылы сүзләр чылбыры булып йөрәкләргә барып җитә. Алар көй сорый, күпләре җырлап тора. Шундыйлардан — «Үчкә авылы көе», «Җирсү», «Моңсу тынлык», «Җавапсыз хат»:

Кайтып киләм Үчкәм, 
Карлар явып киткән, 
Күңелдәге сафлык 
Ак багланыш булып, 
Авылыма күчкән. 

Нәсел җебен ныгыту, якты хатирәләр «Бабам чишмәсе», «Әтиләр ядкаре» шигырьләрендә ачык чагылыш таба. 

Лирик шигырьләре дә байтак Асия Сафинаның. «Бәхет көтә кызлар», «Солдатка хат», «Юксынам», «Көтәм», «Тәүге күкрәү» шигырьләре — җыр сорый. Аларда тугрылык, гомер буе бәхет көтү, якты хыяллар белән яшәү ноталары яңгырый: 

Күк сирень томаннары,
Сагынып туялмадым...

Аның шигырьләренә матур чагыштырулар, эпитетлар хас — «тузганаклар оча җитәкләшеп», «юеш керфекләрен җилгә куеп тузганаклар җирдә уяна». Чәчәкләрнең гомере кеше гомере турында уйлануга барып тоташа: 

Баллы чәчкәләрне бар да сөя,
«Ах!» дигәнче үтә ул чаклар...
Төсләр уңып, чәчләр агарганда 
Парсыз калсаң, сине кем яклар?! 

Асия Сафинаның лирик геройлары мескен түгел, аларның ихтыяр көчләре нык, тормышта үз юлын тапкан, каршы искән җилгә бирешмәгән, сынмагансыгылмаган, горур атлап алга баручы шәхесләр: 

Мин дә белмәдем яши аласын; 
Миңа тиң ярым 
Каршы як ярдан күпер саласын; 
Ком-таш аралап, күз яше түгел, 
Энҗе-мәрҗәннәр эзләп табасын... 

Фәлсәфи эзләнүләр, бүгенге вәзгыять, туган телне саклау проблемалары күтәрелә «Карлыгач канат кага», «Миләшләр кызарганда» китаплар авторы Асия ханымның шигырьләрендә. Мәсәлән, «Сезгә дәшәм, татарларым!», «Кешечә яшик әле!», «Иске лампа сере» һ.б.

Иҗатының үзенчәлеге — чәчмә әсәрләре дә шигърият кебек. Аларда ил, халык язмышы өстенлек ала. Ул «Кар астында гөлләр бар» хикәясендә образлар аша укучысы белән Ватан, иман, изгелек хакында әңгәмә кора. «Татыган белә» хикәясендә авыл халкының туры сүзле булуын, тирән фикерләвен күрсәтә, нәсел-нәсебеңне белү — яшәү чыганагы икәнен чагылдыра. Баланы ярату белән аңа табынуны ничек аерырга дигән сорау куеп, әти-әниләрне уйланырга этәрә. Күзәтүчән Асия Сафинаның укучыга әйтер үз сүзе бар. Ул тормышта яхшылыктан үрнәк алып, начарлыкны кабатламыйча яшәргә өнди. 

Асия Сафинаның шигырьләре, хикәяләре, очерклары шәһәрнең һәм республиканың газета-җурналлары «Казан утлары», «Мәйдан», "Сөембикә«дә басылып киләләр. Бөек җиңүнең 70 еллыгына, Түбән Кама шәһәренә 50 ел тулуга багышланган бәйгеләрдә Асия Сөнгать кызы лауреат дипломына лаек булды. 

Асия ханымның әсәрләрен укып җанга рухи азык аласың, тел байлыгына сокланасың, аның белән бергә матурлыкка тартыласың. Асия ханымның бу көннәрдә юбилее узды. Аңа иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез. Матур-матур әсәрләр көтеп калабыз.

Рушания Габбасова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе
Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев