Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

"Тирән уйларга салалар, күңелләрне җилкендерәләр"

Китап кешенең хәтере, киңәшчесе, юлдашы, ярдәмчесе! Китапсыз халык – тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Китапханә ул бик күп мәгълүмат, аң-белем, мәгърифәт туплаган йорт. Меңләгән китапларның барысын да шәхси китапханәгә җыю мөмкин түгел, шуның өчен китап укырга омтылган һәр кеше шәһәребез китапханәләренә юнәлә.
Менә шушы укучыларыбыз игътибарына, «Ел китабы» (2020) исемлегенә кергән китапларны тәкъдим итәбез.
Әдәби иҗатка соңарып килеп, әсәрләренең мелодраматик рухы, хис-кичерешләр байлыгы белән үз укучысын тап-кан авторларның берсе – Роза Хәбибуллинаның «Сиңа дигән җырым» китабы. Язу-чының иҗатында борчу – кыенлыкларны җиңеп үз бәхетенә ирешкән язмышлар күп. Шунысы кызык, әлеге китапның геройлары шундук истә калалар, соңыннан да күңелне җилкендереп торалар, тирән уйларга салалар. Бүгенге безнең татар яшьләренең нинди югалтулар кичерүе, нинди сынаулар алдында калуы, нинди табышларга юлыгуы хакындагы бу китап укучыга, һичшиксез, кызык тоелыр. «Сиңа дигән җырым» – гыйбрәтле мәхәббәт тарихлары аша бүгенге яшәеш мәсьәләләрен чагылдырган әсәр. Автор, традицион мәхәббәт «өчпочмагы»ның чикләрен киңәйтеп, өч яшь кешенең үзара мөнәсәбәте, тормышка, матди һәм рухи байлыкка карашларын сурәтли. Повестның төп идеясе: әдәпле-әхлаклы булып, табигатьне, тереклек дөньясын яратып, яхшылык эшләүдән тәм табып яшәүче кешеләр, барыбер үз бәхетен таба. Шулай ук китаптагы «Җылы оя» дип аталган повесть та, укучы күңеленә хуш килер. Чөнки татар халкының асылын билгеләгән сыйфатлар арасында хатын-кызга булган хөрмәт үзгә урын алып тора. Әлеге матур традицияне дәвам итеп, Р.Хәбибуллинаның Ләйлебәдәре яңа иҗтимагый шартларда үз нәселенең бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртучы Ана булып алга
баса. Авторның үз геройларының күңел халәтен, хис-кичерешләрен ачу осталыгын күрми калу мөмкин түгел.
Алдагы таныштырасы китап, Асия Сафинаның «Миләшләр кызарганда» дип атала. Үзебезнең Түбән Кама районының Үчкә авылында туып-үскән үзнечәлекле шагыйрә һәм прозаик Асия Сафинаның әлеге китабына, соңгы елларда иҗат иткән тезмә әсәрләре тупланган. «Миләшләр кызарганда» хикәясендә вакыйга ательеда үз эшен яратып эшләүче кызның кичерешләре хакында бара. Урамда кызарган миләш тәлгәшләре белән август кояшы елмаеп каршылады. Нинди матур ул миләшләр! Кызыктырып, ялтырап торалар. Безнең авылдагы өй каршында да миләш агачы үсә. Балачакта әнидән миләшне өзеп бирүен үтенә идем. Әни: «Кызым, төсе кызыл булса да, миләш әле бик ачы. Берничә мәртәбә салкын кырау узгач кына аңа тәм керә шул...» Шундый матур эчтәлекле хикәяләрне бер тында укыйсың да, тирән уйларга батасың һәм әлбәттә инде ки-тапның алдагы битләрдәге хикәя – повестьларын укырга керешәсең.
Хөрмәтле китап укучы дустым, әлеге китапларны син дә укый аласың! Сезне безнең Тын Аллея 9 йортында урнашкан балалар китапханәсендә көтеп калабыз!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X