Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Тик онытма үз телең...

Күп кенә татар ата-аналары балаларына кече яшьтән инглиз телен өйрәтә башлый. Һәм инде, күпчелек очракта, «бала буталмасын» дигән сылтау белән, татар теле арткы планга күчә.

Замана балаларына ата-аналарының өметләрен акларга, укып зур кешеләр булырга язсын. Тик чит телләрне камил дәрәҗәдә өйрәнгәндә, кан буенча килгән, гасырлардан мирас булып барган ана телен – татар телен дә онытмасыннар иде.
Ана телеңне белү уңышка ирешергә берничек тә киртә була алмый. «Әгәр русча яхшы белгән булсак, без зур кеше булыр идек», – дип сөйләүчеләр хаклы түгел бу очракта. Кайсы гына өлкәне алсак та, татар мәктәпләрендә укыган, татарча белгән татарлар бик күп.
Татарлар Россиядә гомер-гомергә дәрәҗәле булганнар. Әйтик, Россия дворяннары арасында 120дән артык танылган татар нәселе бар. XVI гасырда дворяннар арасында татарлар күпчелек булган. XIX га-сырда татарлар  Россиядәге дворяннарның биш процентын тәшкил иткән.

1812 елгы сугышта 28 татар-башкорт полкы оеша. Нәкъ менә шушы полклар, Бородино сугышында актив катнашып, батырлыклары белән Наполеон солдатларын куркуга сала. 
Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы Геройлары саны буенча татарлар – дүртенче, 
ә геройларның процент нисбәте буенча – беренче урынны алып тора. Татарлар сугыш каһарманнары гына түгел, алар мәшһүр фән эшлеклеләре дә, оста табиблар да, спортчылар да.
Беренче Россия президентының йөрәгенә кем операция ясады, хәтерләгез әле?
Бу язмада мин, татар булу кимчелек дип санаган ата-аналарга җавап йөзеннән, гади татар мәктәбен тәмамлап, бар дөньяга танылган татар шәхесләре турында берничә сүз язып китәсем килә. Бар  дөньяга билгеле химик Вил Мирзаянов – гади генә татар авылында, татар мәктәбен тә-мамлаган шәхес. Татарча укуы аңа Мәскәү каласындагы иң дәрәҗәле институтка керергә комачауламаган. Татарчаны, русчаны камил белә бу шәхес. Бертуган Ренад һәм Роальд Сәгъдиевләр (химик һәм физик) татар милләтен бар дөньяга таныткан. Генерал-лейтенант Гани Сафиуллинны белмәгән кеше юк. Башкалабыз Казанда бер урам аның исемен йөртә. Бу данлыклы хәрби дә Казан артында гади генә Иске Кишет авылында укыган. 
Бүгенге буын яшьләре Мирсәет Солтангалиев турында белми. Ә бит бу танылган революционер – Владимир Ле-нинның көрәштәше, татар халкы өчен күп тырышкан шәхес.
Ә танылган татар спортчыларын, җырчыларны яза башласаң, үзенә бер көн кирәк булачак.
Күргәнегезчә, татар халкы бер дә төшеп калган милләт түгел. Татар булуың белән хурланырга түгел, ә горурланырга кирәк.

Фото culture.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X