Туган як

«Телебезне чүплибез түгелме?»

Чумып алучылар түгел, йөзүчеләр дә кими барганы күңелне әрнетә. Татар теле көннән-көн чуарлана.

Татар телебезне, ана телебезне рус сүзләре белән чуарлауда татарның йөзек кашы булырдай артистларыбыз аеруча күп өлеш кертә. Сәхнә түренә басып, «мощно булды бу, круто, вперед!» кебек сүзләрне сиптерәләр генә. Әле берберсеннән көлгән булалар, янәсе юмор шундый. «Подкатывать» итү дип атала икән хәзер, бербереңә матур сүзләр әйтсәң... Әнә, бер көнне телевизордан махсус карадым татар концертын. Әле барысы да бер көйгә, мәгънәсе аңлашылмаган сүзләр тезмәсеннән торган җырларны шыңшулары, мырлаулары, кычкырулары җитмәгән, күбесе русча сүзләрне кыстырып сөйләшә. Үзен азмыкүпме танылган дип санаучылар төрле социаль челтәрләрдә үз «бит»ләрен ача.

Менә аларга кереп карасаң, колак көзге кырауда шиңгән әрекмән яфрагы кебек сәлперәеп төшә. Саф татарча язучылар бик сирәк. Рәшит Сабиров, Миңгол Галиев кебек татарча камил сөйләүче, җырлаучыларны сагынып сөйләргә генә кала. Кая ул татар кызларының озын, матур бә-битәкле күлмәк киеп, аяк очларына гына басып, очынып биюе! Сыланып торган кыска күлмәк киеп, үрле-кырлы сикерә сәхнәдә татар кызлары. Нишлисең, рус сүзләре күбебезнең сөйләмендә бар. Тик миңа соңгы араларда аеруча күбрәк кулланабыз түгелме?

Элекке «әпәт», «ничава», «гүпчим» кебек сүзләр янына «лайфах», «смайлик», «хайп», «лайк» кебек сүзләр өстәлә. Ә бит боларның барысына да татарча сүз табарга була. «Лайфах» дип тел сындырганчы «киңәш» дисәк, заманнан артта калган булырбызмы? Без болай да бөек Тукаебыз әйткәнчә: «Рус белән тормыш кичердек сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәдек. Кайбер сүзләр, чыннан да, телебезгә ныклап кереп киткән. Кайвакытта ул сүзләрне татарчасы белән алмаштырыр өчен хәйран тир түгәргә кирәк. Үземдә дә күп андый сүзләр. Тик, яңадан яңа сүзләр кертеп, үтә дә халыкчан, модалы булабыз дип телебезне махсус чүпләү кирәкме?

Мөхәммәт Мәһдиев кебек классикларыбыз да, үзләренең әсәрләрендә рус сүзләрен шундый җай белән, тәм белән кертеп җибәрәләр, җәйге эссе челләдә челтерәп аккан чишмә суын эчкән кебек йотлыгып укыйсың. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар белән сөйләшкәндә, шактые: «Хәзерге язучыларның теле ярлы, укырга кызык түгел», – диләр. Концертларга барсаң шау-шудан баш авырта. Аннан, оят булса да әйтим инде, хәзер концерт-тамашаларга «салметдин» булып баручылар да еш күренә. Менә инде алар «зажигать» итеп күрсәтә. Әдәп-әхлак икенче планга күчә, берни уйламый торган сикерүчеләр генә кала. Бәлки уйларга, киләчәгебез өчен борчылырга яратмый торган маңкортлар тәрбияләү кемгә булса да файдалыдыр...

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: