Туган як

Татарлар татарча беләме

Шәһәр исемен хата белән язучылар булганда, аның урам исемнәрендә хата булмыйча калмый инде...

Татарстан республикасында «Телләр турындагы Закон» буенча, рус һәм татар телләре икесе дә тигез хокуклы санала һәм өстенлек аларның берсенә генә бирелергә тиеш түгел.
Сүзе күп, ә эше?..

Тик татар теле республикабызда дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелгәне булдымы соң? Халыкны ничек кенә татарча сөйләшергә үгетләсәк, кыстасак та, ихтыяҗ булмагач, нигә артык эш итеп тел өйрәнеп торырга?! Чынлап та, үзара аралашудан, өйдә сөйләшүдән кала татар теленең кирәге чыгамы соң? Әллә республиканың ике телен дә белмәгән кешеләрне эшкә алмыйлармы? Татарча белүче хезмәткәрләргә ниндидер өстенлекләр бардыр? Бәлки оешма-ларда рәсми кәгазьләрне татарча тутырганда мәсьәлә тизрәк хәл ителәдер? Һай, шулай булса иде дә... Юк шул, күп кенә сөйлә-шүләр сүздән май язуга кайтып кала.Югыйсә, республикабызның шәһәр һәм районнарында ниндидер эшләр дә башкарыла кебек бит. Түбән Камада да әле кайчан гына җитәк-челәрне җыеп, татарчага өйрәтү буенча мастер-класс оештырылган иде.
Урам исемнәрендә хаталар
Әле менә чәршәмбе көнне Халыклар дуслыгы йортында Телләр буенча комиссия утырышы бу-лып узды. Анда урам исем-нәренең татарчага дөрес тәрҗемә ителүе хакында да мәсьәлә күтәрелде. Бу темага кереп китсәк, бик тиз генә чыгып та булмас, ачык кына уртак бер фи-кергә килү дә авыр булыр. Тик күпме генә сөйләшсәк, фикер алышсак та, шәһәрдә хаталы элмә такталары да кимеми. Нигәдер «аллея», «бульвар» урамга әйләнә. «Мәктәп бульвары урамы» – кызык яңгырый, килешәсезме? «Актүбә», «Чәбия» урамнарының тәрҗемәләре дә берничә төрле. «Ямьле» не язганда «ь» билгесе төшереп калдырган очраклар күренә. Ул бичара «Корабельная» урамын ничек кенә
тәрҗемә итеп, мәсхәрәләмиләр: Корабель дип тә, Корабельләр дип тә, Кораб дип тә... Ул элмә такталарны куйганда кемнәндер рөхсәт сораганнардыр, кайсыдыр бик акыллысы шулай «матур» итеп, тәрҗемә дә ясап биргәндер... Элмә такталары өчен җавап-лы оешма бу хаталар өчен җавап бирәме икән? Ничә ел шул бер үк сүзне сөйлибез бит инде. Ә хаталы язулар ничек булса, шулай ук калган. Калган гына түгел, арта баралар... Татарстанның зурлы-гы буенча өченче урында торган шәһәрендә адым
саен хата ясалгач, кеч-кенәрәк калалар ни хәлдә икән... Хәер, шәһәрнең үз исемен ялгыш язган урыннар да очрый бит. Аны да «Түбән Кама» дип түгел, «Тубән Кама», яки «Тубэн Кама» дип язган очраклар күренә. Тик шул вакытта фотога төшереп алырга гына җае булма-ды. Татарның «ү» хәрефен санга сукмау очраклары адым саен.
Ни русча, ни татарча...
Дәрәҗәсе булмагач, татар телен кем ничек тели – шулай боза. Урамда яшьләр аралашканны гына түгел, татар телен шактый яхшы белүчеләрнең үзара сөйләшкәнен тыңлап торсаң, исләр китә. Русча сүзләр кыстырмый сөйләүчеләр юк диярлек икән бит. Бүген бик азлар гына татарча матур, чиста әдәби телдә аралаша. Күпләр җенес категориясен (мужской и женский род) бутап, колак яфракларын шәлперәйтерлек акценты сизелеп торса да, рус сүзләре кыстырып сөйләшә. Бу гадәт татарлар арасы-на шундый нык кереп утырган, кайвакыт татар сүзләре табу шактый кыен була. Дөрес, галимнәр әй-түенчә, татар теле дә башка телләр кебек үсештә. Үз эченә генә бикләнмәгән һәм башка халыклар белән аралашу коралы булганга, кулланышка чит телләрдән сүзләр керүе котылгысыз. Тел чуарлану мәсьәләсе татарларга гына түгел, башка телләргә дә кагыла. Кайсыдыр илләр бу мәсьәлә белән килешә. Ә кайбер илләр телләрен чуарламас өчен катгый чаралар да күрә ди. Дөрес булса, Франциядә француз сүзләре урынына инглиз сүзләре кулланырга ярамый икән.
"Санак"мы, "компьютер"мы?
Әйтик, фән-техника атлап кына түгел, чабып алга барганда русчадан гына түгел, инглиз теленнән кергән терминнардан котылуы авыр булыр. «Санак» дигән сүзне аңлаучы татарлар сирәк, «компьютер» күбрәк әй-ләнештә йөри. Күңелне борчыган тагын бер мәсьәлә – татарларның үз сүзләрен дә русчага дөрес тәрҗемә итмәүлә-ре. Юл буена язып куелган авыл исемнәре үзе генә ни тора! Нигә Әгерҗе районындагы «Биек тау» авылын русчага «Биктово» дип тәрҗемә итәләр? Әнә бит, Казан артындагы Биек тау – «Высокая Гора» дип тәрҗемә ителгән. Ни-гә әгерҗелеләргә ярамый?
Мондый очраклар һәр районда да диярлек бар. Бу кемнең дә булса эчен пошырамы? Игътибар бирүче дә юк. Әле алай гына да түгел, гомер-гомергә татарчасы әйләнештә булган сүзләр дә соңгы елларда русчага тәрҗемә ителә башлады. Әнә, «Сабан туе» дип аталып йөргән милли бәйрәмебез дә хәзер «Праздник плуга» га әйләнеп бара. Әле безнең «Карга боткасы», «Сөмбелә» дигән бәйрәмнәребез, «Боз озату», шул ук Сабан туе алдыннан «Яулык җыю» дип аталган йолаларыбыз бар. Аларын да тәрҗемә итәрләрме?
Шәһәрдә инглизләр бармы-юкмы белмим, тик «мода» шаукымына ияреп, кибетләргә инглизчә исем кушалар һәм аны дөрес итеп язып куялар. Ә татарга ничек тә ярый булып чыга.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: