Туган як

Татарлар китап укыймы?

Соңгы елларда «Халык хәзер китап укымый» кебек фикерләрне күп ишетергә туры килә. Бу чынлыкта да шулаймы соң?.

Татар халкы элек-электән укымышлы, зыялы халык булып торган. Тарих битләренә күз салсак, беренче татар китабы Пётр I чорында ук Манифест була. Казанда беренче типографияне 1801 елда отставкадагы татар прапорщигы А.Бурашев ача.

Унтугызынчы гасырда басылган татар китаплары сан буенча Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына калышкан. Ә хәзер халык китап укыймы? Китап дигәннән, аның бит бүген берничә төрле варианты бар. Телисең, кәгазь вариантын укыйсың, телисең аудиокитап тыңлыйсың, яки электрон китапларга өстенлек бирәсең.

Шушы сорауга җавап эзләү йөзеннән мин Габдулла Тукай исемендәге китапханә хезмәткәре Гөлназ Шалафаева белән сөйләштем.

- Укыйлар, әле ничек кенә укыйлар татарлар китапны! Татарча укыйлар, популяр китапларны чират торып укыйлар. Безнең хәтта чират дәфтәре дә бар. Пенсионерлар гына түгел, китап укучылар арасында урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бик күп. Аеруча медицина көллияте студентлары китап укырга ярата. Китапханәбез бай, татарча китаплар да бик күп. Килегез, укыгыз, сезнең күңел халәтегезгә туры килгән китап табарга тырышырбыз, – дип җавап бирде ул.

Шушы ук сорауны социаль челтәрдәге дусларыма да бирдем. Сорауга җавап бирүчеләрнең 94 проценты «әйе» дигән уңай җавап язды. Күбесе китап укый. Кызыгы шунда, әле хәзер дә күпләр китапның кәгазь вариантына өстенлек бирә.

Разия Бариева: Соңгы укыган китабым Әнәс Галиевның «Намус кушканча» китабы. Шушы китапны әллә ничә кат укыганым бар, менә бакчада вакыт булган саен ачып укыйм. Монда минем китапларым күп, шәхси китапханәмнең бер өлеше. Элекке язучылар ничек матур итеп тасвирлап язалар, узең шул табигать кочагында йөрисең, кошлар сайравын, чишмәләр челтерәвен ишетәсең. Кызганыч, хәзерге язучыларга тасвирлау көче, тел байлыгы җитеп бетми. Бик тиз дә язалар бит.

Дания Шәрипова: Без китап укып үскән буын. Рәхәтләнеп, эченә кереп укыйбыз китапны. Җәй көне, бакча белән мәшәкатьләнеп, кулга китап сирәк тотыла. Кыш җиткәч, китапханәдән алып укыйбыз. Соңгы укыган китабым - «Кабан күле серләре» (авторын оныттым) бик ошаган иде.

Вәсимә Хөсәенова: Татар китапларын бик яратып укыйм. Күбрәк татар классикларына өстенлек бирәм. Яраткан авторым – Мөхәммәт Мәһдиев. Китап кибетләрендә китаплар аз, булганнары да кыйммәт бәядә. Китап бит ул кеше өчен рухи азык, кайчакта бик сатып аласы килсә дә, акча җитми кала. Дөресен әйткәндә, күптән китап кибетләрендә булганым юк иде.

Вәсимәнең сүзләрен үз күзләрем белән күрер өчен, сәүдә үзәкләрендә урнашкан китап кибетләрен йөреп чыктым. Әйе, монда хәлләр бер дә мактанырлык түгел икән шул. Зур-зур китап кибетләрендә татар китапларына нибары берәр киштә урын бирелгән. Аларын да сатучыдан сорамасаң, эзләп табарлык түгел. Исемен күрсәтмәвен үтенгән кибетче ханым (үзе рус милләтеннән) татар китапларының аз булуы белән килеште.

«Бәлки сораучы юктыр?» дигән соравыма да «Сораучылар бар, Казаннан аз кайта. Сайлау мөмкинлеге аз. Популяр китаплар сирәк була» дип җавап бирде. Дөрес, бик теләсәң һәм сатып алырга теләгән китабыңның авторын һәм исемен белсәгез заказ белән кайтарырга була икән. Бер атнада кайтып җитә. Моның өчен бары тик телефон номерыңны калдырырга кирәк, ди. Монысы да яхшы яңалык.

Дөрес, берничә китапның бәясен сораштырган идем, шактый «тешли» торган булып чыкты. Хәзер сатып алучыларга «сезгә кило ярым итме, яки китап кирәкме?» дип сорасаң, күбесе беренчесен сайлар шул. Кыскача гына әйткәндә, менә шундый хәлләр. Татарны китап укымый дип әйтә алмыйбыз. Укыйлар икән – бу бик яхшы. Әгәр китап бастыру чыгымнарын дәүләт беразын каплап, бәясен дә төшерсә, бигрәк тә яхшы булыр иде. Китап укучы буын бар бит әле, алар яши. Димәк, китапка сорау да бар, дигән сүз.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: