Туган як

Татарлар гына шулай «булдыра»

Тарих биләренә күз салсак, бары татарлар гына барлы-юклы 100-150 ел эчендә берничә мәртәбә язу алыштырган халык. Ә тагын да ераккарак карап, борынгы язу тарихына күз салсак, тагын да күбрәк – рун билгеләре, уйгур язуы, гарәп имлясы, латин хәрефләре һәм хәзерге рус алфавиты.

Бу алфавитларның кайсы татар теле өчен иң яраклысыдыр, әйтә алмыйм. Беренчедән, тел белгече түгелмен. Икенчедән, без үскәндә инде татарлар тулаем кириллица белән язуга күчкән иде. Шуңа күрә, чагышытырып. «менә монысы иң кулае» – дип әйтүне, башкаларга калдырыйк. Тик шулай да, диктант язганда «ямьле, канәгать, каләм, болыт» кебек сүзләрне яза алмый тилмергән истә.

«Татар халкының тарихта үз эзе, үз йөзе булган» – дип хаклы рәвештә горурланабыз. Чөнки татар халкы бай тарихлы, мәдәниятле халык. Борынгы болгар бабаларыбыз VII-VIII гасырларда ук рун язуы кулланганнар. Ә гарәп алфавиты IX гасырда Идел болгарлары тарафыннан ислам дине кабул иткәч керә. Гарәп графикасы татарларда иң озак кулланышта – 1929 елга кадәр кулланышта була. Тик гарәп графикасында кайбер татар авазларына хәреф булмавы язуда кыенлыклар тудыра.

Революциядән соң татарларның алдынгы карашлы кешеләре, бу җитешсезлекне бетерү максатыннан дип, латин графикасы нигезендә татарча язу кертү мәсьәләсен күтәрәләр. Имеш, гарәп язуы – искелек калдыгы, ә латин хәрефләре дөнья пролетариаты язуы. Сүз дә юк, латинга күчүдә дәүләтнең дә кулы уйнагандыр. Чөнки татарның ничә йөз еллар җыелып килгән тарихи мисалы гарәп графикасында була бит. Алфавит алмаштырып кына туктасалар, бер хәл. «Искелек калдыгы» дип, гарәп графикасында язылган күпме китап яндырыла, юк ителә!

Әбиләрнең идән асларына, чормаларына яшерелгән китаплары эзләп табылып яндырыла. 1927 елның 3 июлендә яңалифкә күчү турында карар кабул ителә һәм латин графикасы татар теленең рәсми алфавиты дип игълан ителә. Тик латинга күчү ордым-бәрдем башкарылмый. Баштагы мәлләрдә газета-журналларның берничә битен генә латин шрифты белән бастыралар. 1930 елның 1 гыйнварыннан гына уку йортлары, китап бастыру, газета-журналлар тулаем яңа имляга күчә. Тик латин хәрефләре белән язу кыска гомерле булып чыга. барлы-юклы ун ел вакыт үтүгә латин хәрефләре белән язарга өйрәнеп җиткән татар халкын тагын яңалык – кириллицага күчү (рус хәрефләре белән язу) көтә.

1939 елда «хезмәт ияләренең соравы буенча» татар тагын алфавит алмаштыра, рус язуына күчә. Имештер, татарлар һәм руслар бер үк алфавитны – кириллицаны кулланса, аларга рус телен үзләштерүдә кыенлык тумаячак. Гел яраклашып яшәргә гадәтләнгән татар җил кайсы яктан иссә, шул якка борылмаса, без әле дә бәлки гарәп графикасы нигезендә язар идек.

Алфавит алыштырып уйнау нәтиҗәсендә күбебез борынгы китаплар белән таныша алмыйбыз. Азмы-күпме латин графикасы белән язылганын чамаласак та, гарәп имлясын укый белмибез. Хәзер халкыбызның мәдәни мирасын өйрәник дисәк, гарәп имлясын белергә кирәк. Дини китапларны һәм Коръәнне укырга өйрәнер өчен татарларның күбесе яңадан гарәп графикасын өйрәнә башлады. Ә хәзер яшьләр арасында татармы ул, русмы, удмуртмы, яки башка халыкмы, дөрес язуга әһәмият бирелми. Яшьләрне надан калдыруда әлеге дә баягы интернет зур әһәмияткә ия. Анда һәр халыкның теле чуарлана. Нәрсәнедер эзләп, баш катырасы да түгел – «О кей, Гугл» белән «Алиса» сезнең өчен уйлап, җавабын табып бирә.

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: