Туган як

Татарга гыйлем кирәкме?

Татарларның революциягә кадәр үк заманча белем бирүче мәдрәсәләре булган һәм алар 1917 елга кадәр уңышлы гына эшләп килгән. Исемнәре татар дөньясына билгеле булган «Галия», «Мөхәммәдия», Иж-Бубый мәдрәсәләре төпле дини һәм дөньяви белем биргән. Алар белән татарның танылган шәхесләре җитәкчелек иткән.

Шул мәдрәсәләрнең бүген дә уңышлы гына эшләп килгән Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – 1882 елдан алып 1918 елга кадәр шәкертләргә гыйлем биргән һәм Казан губернасында иң алдынгы уку йортларыннан саналган. Мәдрәсәнең җитәкчесе Галимҗан Баруди дини мәдрәсәләр белән беррәттән дөньяви мәктәпләр кирәк, дигән фикердә тора. «Мөхәммәдия»дә укыту яңа ысул нигезендә алып барыла. Укучылар идәнгә утырып түгел, рус мәктәпләрендәге кебек парталар артында утырып укыйлар, кара такталарга язалар һәм предметлардан дидактик әсбаплар кулланалар. Мәдрәсә шәкертләре 1903 елда Г.Камалның «Бәхетсез егет» драмасын сәхнәгә куя. «Әлислах» газетасына да «Мөхәммәдия»дә нигез салына.
Мәдрәсәләрнең тагын бер танылганы – Уфа каласындагы «Галия» дә татарның данлыклы җәдид мәдрәсәләренең берсе була. Анда ислам дине белән бергә татар, рус, гарәп телләре, алгебра, геометрия, табигать белеме, химия һәм башка фәннәр укытылган. Соңрак, Г.Ибраһимов укытырга килгәч, музыка дәресләре дә керә.
Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсенә Россиянең төрле төбәкләреннән укырга киләләр. Шәкертләр махсус мәктәп формасыннан йөргән һәм билгеле бер кагыйдәләргә буйсынган. Күпчелек балалар мәдрәсәдә түләүсез укыган, кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән, интернатта яшәгән. Мәдрәсәдә укыту рус һәм татар телләрендә барган. Шулай ук дин гыйлеме белән бергә тарих, чиста язу, рус, гарәп телләре, арифметика, физика, сызым, тригонометрия, логика, бухгалтерия, психология кебек фәннәр укытылган. Укытучылары фәнни хезмәтләр язган, гыйльми мәкаләләр бастырып чыгарган. Танылган шәхесләр Муса Җәлил, Шәехзадә Бабичның биографияләрен укып, аларның шушы мәдрәсәдә белем алганнарын беләбез.
Иж-Бубый мәдрәсәсе 1781 елда ук ачылган була. 1895 елдан башлап, мәдрәсәгә Габдулла һәм Гобәйдулла Бубилар җи-тәкчелек итә һәм алар укыту программасына күп кенә үз-гәрешләр кертә: киң карашлы яшьләр тәрбияләүне максат итеп куя.
Алар эшләгән чорда Иж-Бубый мәдрәсәсенең даны Россия буйлап тарала. Шушы кечкенә генә татар авылына Рәсәйнең күп төбәкләреннән белемгә сусаган яшьләр җыелган.
Тик «Татар башын татар ашар» дигән әйтемдәге кебек, аларның заманча белем бирүе кадими муллаларның ачуын чыгара. 1911 елда ук Иж-Бубый мәдрәсәсе ябыла, аның җитәкчеләре һәм мөгаллимнәре кулга алына.
Күргәнегезчә, татар милләтендә белемгә омтылыш борынгыдан килгән. Әйтергә кирәк, алда телгә алынган мәдрәсәләр барысы да татарның байлары акчасына салынган һәм тотылган. Ул чор байлары, хәзергеләрдән аермалы буларак, берсеннән-берсе уздырып зур-зур йортлар салмаган, чит илләргә ял итәргә йөрмәгән (барса да гыйлем эстәргә генә барган), хатын өстенә сөяркә тотмаган, кыйммәтле машиналарда җилдермәгән. Югыйсә, бүген дә мәдрәсәләр тотарлык бай милләттәшләребез җитәрлек. Тик алар уку йорты ачу түгел, милләт файдасына тиеннәрен дә санап кына чыгара шул. Ярдәмнәре күбрәк телдә генә.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: