Туган як

Татар булмаганнар - татарлар турында

Татарлыктан татар һич гарь итәрме, Кеше үз исмене инкарь итәрме? Татарлыкта татар углы татармын, Татар түгел, димә – башың ватармын! Дәрдмәнд, ХХ гасыр башы.

“Татар барда хәтәр бар” дип юкка әйтәләр. Без – татарлар сүз тыңлаучан, буйсынучан халык. Әйтегез әле, катнаш гаиләдә бала тугач, татар буламы? Бик сирәк. Мин моңа шәхсән үзем әллә ничә мәртәбә ышандым. Менә әле халык исәбен алу вакытында да шундый очрак белән күзгә-күз очрашырга туры килде.

Гаиләдә ире – татар, хатыны – рус, бала милләте хакында сүз чыккач, ире кул селтәде, хатыны “рус” дип яздырды. Юкка гына мин аңа егерме минут чамасы татар халкы турында нотык укыдым, ханым үз сүзендә калды, ире безнең бәхәскә катышмады.

Мәскүнең төп урамнарының берсе булган Арбат урамына татарлар нигез салган, шул хөрмәткә Әрбәт дип аталып киткәнен татарларның ничәсе белә?

Руслар гына түгел, татарларның да яратып җырлый торган “Во поле березонька стояла”ны кем язганын беләсезме? Күп очракта аны халык җыры дип күрсәтәләр. Юк шул, бу җырның сүзләрен татар кешесе Нигъмәт Ибраһимов иҗат иткән икән. Кызганыч, интернтет битләре аны Николай Михайлович Ибрагимов дип бирә. Мәгърифәтче, тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм композитор Нигъмәт Ибраһимов XVIII гасыр азагында Казан университетында укыта һәм көйләр дә чыгара.

Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен мәктәптә укып, белем алган һәркем белә. Һәм бу ачышны бөек галим  Коперник (1473–1543) ачкан дип өйрәндек.

Ә менә педагогия институтларның татар теле һәм әдәбияте бүлегендә укучылар Алтын Урда чорындагы язучы Сәйф Сараиның (1321–1396) иҗатын өйрәнә. Аның  “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәрендә мондый юллар бар:      

Кыз әйләнде бу батыр яшь егет тирәли,

Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли. 

Ул Коперниктан  да алда 150 ел элек Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен белгәнмени?

Кызганыч, милләттәшләребез арасында, ачышлары, белемнәре тиешенчә бәяләнмәгәннәре бик күп. Без алар хакында белмибез дә, ишеткәнебез дә юк.

Рус халкының бөек мәгърифәтчеләре татар халкын хөрмәт иткән. Мәктәп программасында Л.Толстойның “После бала”сын укыдык. Ә бит бу чын вакыйгага нигезләнеп язылган әсәр. Бөек граф татарларны хөрмәт иткән.  Полковникның яшь, чибәр кызына үлеп гашыйк булган егет полковникның татар милләтеннән булган солдатны җәберләвен күреп, сөйгәне белән арасын өзә.

Мәчеттә мин татарларның олпат картларына сокланып карап тора идем. Борынгы Италиянең мәшһүр рәссамнары иске һәм яңа Тәүраттагы тарихи вакыйгаларны чагылдырганда бу могътәбәр картларны һичшиксез файдаланырлар иде... Татарлар горур, шөһрәт яратучан, кунакчыл халык...” – дип яза Карл Фукс Казанские татары” дигән китабында.

Мин кечкенәдән татарларны аек, чиста, пөхтә, хезмәт сөючән, максатларына ирешүчән халык дип беләм. Миңа авыр чакларда, пөхтә, мәрхәмәтле, киң күңелле халык яши торган Татар бистәсенә юнәләм, манарадан мөэзиннәрнең дин тотучыларны намазга чакырган гаҗәеп тавышын тыңлыйм” – монысы Максим Горькийның Мои университеты” әсәреннән.

Мондый мисалларны классик язучылар арасында гына түгел, замандашларыбыз арасында да күп ишетергә туры килә. Тик, кызганыч, милләттәшләребез генә бу хакта уйланмый.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: