Туган як

"Таш ташны ярыр, яман тел башны ярыр"

Безне бер баскыч югары күтәргән, хайваннардан, кошлардан аерган нәрсә – сүз, сөйләм теле.

Күбебез бит, сүзләрен үлчәп сөйләмәскә гадәтләнгән. Башта сөйлибез, аннан уйлыйбыз. “Авыр сүз әйтеп, рәнҗетмәсәм ярый инде”, – дип, кайсыгыз хафаланганы бар.

Татар халкында сүзнең хикмәти көче турында мәкаль-әйтемнәр бик күп: “Татлы тел иясенә бал ашатыр, татсызы таяк ашатыр”, “Тел сөяксез, ни сөйләмәс”, “Тик тормаган тел башка бәла китерә”, “Үтергән дә тел, тергезгән дә тел”, “Теле авызына сыймый”, “Теле белән тере агачны корытыр”...

Төрле ачышлар ясарга яраткан галимнәр сүзләрнең тере булмаган табигатькә тәэсире өстендә тәҗрибәләр ясап, нәтиҗә чыгарган: тәрәзә төбендә үсеп утырган гөлләрнең берсенә матур сүзләр сөйләгәннәр, икенчесен гел әрләп торганнар. Әйе, беренче гөл матур булып үскән, икенчесе озак та тормый, корган. Шулай булгач, нигә тере кеше организмы сүзләр тәэсиренә буйсынмаска тиеш... Чөнки, кеше организмы 80 процент судан тора, ә су, белгәнегезчә, бөтен мәгълүматны үзенә бик яхшы сеңдерә.

Әйтик, күпләр “больница” сүзен “хастаханә”, йә “сырхауханә” дип тәрҗемә итә. Хәтта сүзлекләрдә дә бу русчадан шулай тәрҗемә ителгән. Тик шуны онытмагыз: бу сүзне кулланып сөйләшкәндә, күңел төбендә “хаста” дигән сүз берегеп кала. Сез анда терелер өчен түгел, авырып яту өчен барырга җыенасыз кебек. Сүзнең никадәр кодрәткә ия икәнен күпләрегезнең уйлап та караганы булмагандыр. Әйе, сүз ул дәвалау көченә дә ия. Әйтик, сөйләшкәндә “сырхауханә” дип түгел, “дәваханә” дип әйтсәк, аның уңай йогынтысы бермә-бер арта. Чөнки сүз үзе үк дәвалау турында искәртеп тора, кешедә савыгасына ышаныч уята?

Әгәр кеше “Ишетәсем дә килми; әйтмә әле шуны” дип еш кабатласа – колагыгыз начар ишетә башларга мөмкин икән. Хәзер уйламый гына әйтә торган берничә әйтемне исегезгә төшереп китәм:

  • “кычытмаган җирне кашый” – тире авырулары, аллергия китереп чыгара;
  • “күзем күрмәсә иде” – күз авыруларына;
  • “җилкәгә менеп атландылар” – бил авыртулары, остеохондроз китереп чыгарырга мөмкин ди.

Бу гына җитмәсә, берәр эшкә тотыныр алдыннан күбебез: “Мин моны булдыра алырмынмы?”, – дип, икеләнеп кала. Билгеле инде, алдан ук үзенең көченә ышанмагач, эшне башкарып чыгу да авырлаша. Сезнең ничектер, мин моны берничә мәртәбә үз җилкәмдә татыдым.

Замана психологлары авыруларны, бәла-казага, фаҗигага очраган кешеләрне сүз белән дәвалый. Монда инде “Җылы сүз җан азыгы, яман сүз  – баш казыгы” дигән әйтем искә төшә.  Соңгы вакытта хәтта “копролалия” дигән термин да китереп чыгардылар. Грекчадан кергән бу сүз “пычрак сөйләм” дип тәрҗемә ителә икән. Авыруы булгач, дәвалану да үтәргә кирәктер. Татарлар гомер-гомергә тәмле телле, ачык йөзле булган. Хәзер дә шулай булып калсын иде. Телебездә “наным”, “җимешем”, “гөлкәем” дигән сүзләр дә бик күп. “Анаңны” дип кычкырганчы шул сүзләрне искә төшерегез, файдасын үзегез дә сизәрсез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: