Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Танылган язучы, журналист, публицист...

Габдулла Тукай исемендәге китапханә әдәбият сөючеләрне танылган язучылар белән очраштыруны дәвам итә.

Узган шимбәдә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Хөсни, Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, халык язучысы Нәбирә Минәхмәт кызы Гыйматдинова белән очрашу булды. 

Мин әдәбиятны яхшы беләм дип исәпләүче татар кешесе, Нәбирә Гыйматдинованың һичьюгы бер китабын гына укымаган икән, аны әле татар әдәбияты белән тулысынча таныш дип әйтеп булмый. Әгәр инде язучының бер китабын гына укыса да, ул аның калганнарын эзләп укыячак. 

Кешеләрне шулай җәлеп итә алырлык берәр сихри көчкә ияме әллә аның китаплары? Әлбәттә, монда бернинди сихри көч тә юк. Бөтен сер әсәрләрнең эчтәлегендәдер, мөгаен. Сюжетта гади кешеләр, милләт мәнфәгатьләре беренче урынга куела икән, халык аны егылып укый. Әле башлангычында ук Нәбирә Гыйматдинова иҗатынаклассик язучылар тарафыннан юкка гына югары бәя бирелмәгәндер... 

Кичәнең сценарий авторы, шулай ук алып баручысы да, үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова, чарага килгән кешеләрнең Нәбирә Гыйматдинова иҗаты белән ни дәрәҗәдә таныш булуларын белү өчен, үзенчәлекле викторина уздырды. Ул язучының төрле әсәрләреннән өзекләр укый, ә залдагылар аларның кайсы әсәрдән алынганлыгын әйтеп бирергә тиеш. Күпчелек өзекләрнең бер-ике җөмләсен укуга ук әсәрнең исемен әйтүчеләр булу мине артык гаҗәпләндермәде. Бу бит язучының китаплары ни дәрәҗәдә популяр икәнен күрсәтүче тагын бер дәлил. 

Әлбәттә, бу көнне чарага килүчеләрнең барысы да Нәбирә ханымның әсәрләрен укыган кешеләр. Чөнки андый очрашуларга, гадәттә, нәкъ менә язучының фанатлары, аның иҗаты алдында баш иючеләр килә. Ә менә әсәрләрен укыганнар арасында аның тормыш юлы, иҗатка ничек килүе хакында тулысынча хәбәрдар булмаучылар да бар. Бу кичәдә исә язучы турында ишетеп, яки биографиясен укып кына түгел, ә үз авызыннан ишетү мөмкинлеге дә туды. Хәтта аралашырга, сөйләшергә дә җай чыкты. 

Әңгәмә рәвешендә алып барылган танышу барышында, бик күп кызыклы мәгълүматлар ишеттек. Әйтик, язучының кайбер әсәрләрендә гайре табигый нәрсәләргә киң урын бирелүе, укучыларда әллә соң бу Нәбирә үзе дә халык дәвачысы яисә әүлиялек сәләтенә ияме икән дигән сораулар туу гаҗәп түгел. Ә бит моның җавабы бик гади: язучы табигатьнең аерылгысыз өлеше икәнебезне искәртергә тели. Замана кешесе, табигатьтән һаман читләшә бара. Үзенең персонажлары аша язучы, киресенчә, табигатькә якынайганда гына кешелекнең үз асылына кайтачагын искәртә. Ул әсәрләренең сюжетлары һәм андагы әдәби персонажларның кичерешләре аша укучыларын әнә шуңа ышандырырга тырыша. 

Нәбирә Гыйматдинова шәһәребезгә бик еш булмаса да килгәли. Әдәбият сөючеләр аның белән очрашуларны көтеп ала, аларга бик теләп йөри. Гадәттә, ул шәһәребезгә барыбызга да бик яхшы таныш, кайчандыр биредә яшәгән, иҗат иткән, хәзер инде Казанда яшәүче якын дусты, шагыйрә Альбина Мортазина белән килә. Бу очрашуда да Альбина ханым мәшһүр дусты турында бик күп кызыклы истәлекләр сөйләде... 

Нәбирә ханым язучы гына түгел, публицист, журналист та әле. Аның «Идел» яшьләр альманахында редактор булып эшләгән чагында ук төрле темаларга язылган мәкаләләрен яратып укыйлар иде. Гомумән, яшьләрне иҗатка өндәү буенча күп эшләр башкара Нәбирә Минәхмәт кызы. Ул әле Татарстанның төрле төбәкләрендә әдәби түгәрәкләр оештыруга, яшьләрне әдәбиятка тартуда да зур көч куйган шәхес. Форсаттан файдаланып, шунысын да искәртим: күп еллар элек, иҗатымның башлангыч чорында, үзем дә иң беренче хикәяләремне Нәбирә апага укытып, аның киңәшләрен ишеткән идем. Әле хәзер дә аларны онытмыйм, һәрчак күңелемдә тотам... 

Очрашу кичәсе бер тында диярлек, сизелмичә дә узды. Мәшһүр язучы Нәбирә Гыйматдинованың йөрәкләргә үтеп керердәй оста сөйләве, сүз дә юк, һәркемнең күңелендәге нечкә кылларын тибрәндергәндер. Ямь өстенә ямь дигәндәй, танылган җырчы, композитор Илһам Хисмәтуллин һәм моңлы тавышлы җырчы сандугачыбыз Алсу Вәлиуллина башкаруында җырлар да очрашуга матур төсмер өстәде. 

Тамашачылар арасында Нәбирә ханымның иҗатына карата үз фикерләрен әйтергә теләүчеләргә дә сөйләү мөмкинлеге бирелде. 

Соңыннан, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова, барлык китапханәчеләр һәм китап сөюче түбәнкамалылар исеменнән, әлеге очрашуга килгәне өчен Нәбирә Гыйматдиновага рәхмәтен җиткерде, яңа иҗат уңышлары һәм очрашуларның дәвамлы булуын теләп, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр бәйләме тапшырды. 

Фотолар vk. com/tukai_nk.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев