Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Сүзнең тылсымлы тәэсире

«Тел күрке – сүз» дигән әйтем, чыннан да, тирән мәгънәгә ия. Сүзләрнең никадәр зур көчкә ия икәнлеген безнең «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары бөтен тирәнлеге белән аңлыйлар. Берләшмәнең чишмә башы шәһәр төзелеше вакытына туры килеп, ул тиздән үзенең 55 еллык юбилеена якынлаша.

Чишмә башы
Ул республикабызның танылган язучылары, ша-гыйрьләре  Разил Вәлиев, Фәннүр Сафин, Әхмәт Гадел, Зөлфәт Хәким, Мөхәммәт Шәйхи, Фәрит Имамов һәм башкалар-ның иҗади бишеге булып торды. Әдәби түгәрәккә сулыш өргән беренче җитәкче Камил Гыйльмуллинны, дәвамчысы булган Рахмай Хисматуллинны каләмдәшләре әле дә сагынып искә ала. Күп еллар буена берләшмәне Татарстан язу-чылар берлеге әгъзасы, атказанган сәнгать эшлеклесе Фәтхулла Абдуллин җитәкли һәм көчле команда туплый. Соңгы биш елда берләшмәне Рәсимә Нәбиуллина җитәкләде. Бу көннәрдә генә булып узган отчет – сайлау утырышында Рәсимә Нәбиуллина  кабат, икенче тапкыр, бертавыштан җитәкче итеп сайланды. Эшләгән эшен җиренә җиткереп, оештыру осталыгын  җигеп, каләмдәшләренең  иҗатын яктыртып, берләшмә өчен янып – көеп йөри Рәсимә ханым. Утырышта шулай ук бюро әгъзалары, җаваплы сәркәтип сайланып куелды. Берләшмәдә төрле һөнәр ияләре: укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары, химиклар, шинниклар. Аларның барысын да әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт берләштерә. 
"Кама таңнары – безнең университет
Беренче еллардан ук   олпат язучыларыбыз, күбесе сугыш чоры балалары – берләшмә әгъзалары: Рифкат Имаев, Фәтхулла Абдуллин – Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, Анастасия Усачёва, Гөлчирә Ибатуллина, Никифор Тукмачев, Фәнүзә Сабирова, журналистлар берлеге әгъзасы Нурулла Гаптуллин, Ралия Кәримова, Рәфыйк Әхмәдиев. Алар, шаяртып: «Кама таңнары» – безнең универси-тет», – дияргә яраталар. Араларында  10-13 китап чыгарганнары бар. Бүгенге көндә дә аларның утырышларда, очрашуларда даими катнашып, һәр шигырьне, әсәрне җентекләп тикшерүләре, төпле, урынлы ки-ңәшләр  бирүләре яшь талантларга, урта яшьләр-дәгеләргә әсәрләр өстендә эшләүдә зур этәргеч булып тора. Газета, журнал битләрендә басылган лирик ши-гырьләре белән укучыга күптән таныш Нәфисә Баязитова, Асия Сафина, Мирзанур Шәймурзиннарның иҗат-ларын әдәбият сөючеләр бүген дә  яратып кабул итәләр. Республикабыз һәм Башкортстан күләмендә төрле бәйгеләрдә лаеклы урыннар яулаган Рәмзия Вәлиева  тәкъ-диме һәм Г.Тукай исемендәге  китапханәчеләр белән берлектә башлап җибәрелгән «Трамвайда әдәби сәяхәт» проекты әле бүген дә уңышлы эшләп килә, шәһәребездә трамвай пассажирларына илһам өсти. 
Иҗат жанрлары – төрле
Ә шигырьләргә көй язылса, бу инде  аны икенче югарылыкка күтәрә - матур, моңлы җырлар  халык күңеленә тизрәк үтеп керә. Шагыйрьләребез  Гөлчирә Ибатуллина, Ралия Кәримова, Марс Хафизов, Анастасия Усачева һ. б. шигырьләренә көй язылып, алар радио, телевидениеда, социаль челтәрләрдә  яңгырыйлар.  «Талантлы кеше – һәр яклап талантлы» дигән әйтем-нең дәлиле буларак Никифор Тукмачев, Мөнҗия Хәлимова гармун телләрен сайраталар, аңа кушылып җырлыйлар, күңелләргә моң, дәрт өстиләр. Озак еллар буена берләшмәдә осталыкларын үстергән Гөлфизә  Зөлкарнаева, Роза Шәехова, Вәсимә Салаховалар, Галимҗан Нәбиуллин, шу-лай ук әле күптән түгел генә берләшмәгә килеп кушылган  Вил Хафизов каләм тибрәтеп, шактый уңышлы шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр иҗат итәләр. Арабызда Илдар Хәйруллин, Инсаф Кашапов юмористик әсәрләр өлкәсендә  уңышлы эшләп киләләр. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Нурзия Мирхазова балалар бакчаларында күренекле шәхесләр белән очрашулар, милли кичәләр оештырып, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Шигърият өлкәсендә үз урыннарын тапкан Әлфия Сибгатуллина, Әлфия Хәлиуллина, Гөләндәм Галиева, Гөлшат Солтангуловаларның табигать, туган як, мәхәббәт, әниләргә  багышланган шигырьләре укучы-ларда якты хис уята.
Чараларда катнашабыз
Берләшмә әгъзалары «Серле каләм», «Сугыш чоры балалары»  проектларын гамәлгә ашырып, мәктәпләрдә укучылар белән даими очрашалар, аларга шигъри әсәрләр өстендә эшләүнең серләрен ачалар. Г.Тукай китап-ханәчеләре белән берлектә «Яшьлегем чишмәләре», «Кунакчыл Түбән Кама», «Мәрхәмәтлелек», «Әдәби кораб» (авылларда чаралар үткәрү) һәм күп кенә видеопроектлар тамашачыда кызыксыну уятты. Социаль челтәрләрдә актуаль темаларга берләшмә әгъзалары катнашында  флешмоблар  күпләрнең игътибарын җәлеп итә. 
Каләмдәшләр төрле бәйгеләрдә уңышлы катнашып киләләр.  «Шәһәрем, сиңа багышлыйм» бәйгесендә катнашып, Рәсимә Нәбиуллина, Фәтхулла Абдуллин, Нурзия Мирхазова лаеклы урыннар яуладылар, сигез каләмдәшебезнең әсәре шәһәрнең 55 еллык юбилеена багышланган  «Альманах»ына  кертелде.
Шәхесләрне искә алып...
Берләшмә әгъзалары язучылар, күренкле шәхес-ләрнең хезмәт һәм тормыш юлын өйрәнү максатыннан республика музейларына сәяхәт кылалар, шагыйрьләр, язучылар белән очрашалар. Васил Камалов, Әлфия Сибгатуллина җитәкчелегендә язучылар төркеме Ризаэтдин Фәхретдин, Клара Булатова, Мөхәммәт Мәһдиев музейларында һәм Сарманның үзәк музеенда булдылар. Казанда Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым белән, шагыйрь Ләбиб Лерон, Сарманда шагыйрь Дамир  Гарифуллин белән очраштылар һәм истәлекле мәгълүмат  алып кайттылар. 
Уңышлы, кызыклы чыгышлар, очрашулар – бердәмлек нәтиҗәсе. Үзәк китапханә хезмәткәрләре – бүлек мөдире Әнфисә Фәйзетдинова искиткеч җылы, зәвыклы, истә калырлык  итеп очрашулар, иҗади кичәләр алып бара. Бүлек кызлары Алсу, Гөлфия, Гөлназ безнең әдәби берләшмә әгъзалары  шигырьләрен сәнгатьле укып, иҗади кичәләрне бизиләр, тыңлаучыларның күңелендә матур тәэсир калдыралар. Бу юнәлештә Колгали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина һәм китапханә хезмәткәрләре дә нәтиҗәле эш алып бара.
Яшьләр килә
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә яңа иҗади шәхесләр өстәлеп торуы  сөенечле. Әле генә безнең сафларга килеп кушылган Алия Зәртдинова,  Инзилә Галиулли-налар төрле әдәби бәйгеләрдә катнашып дипломнарга ия  булулары да игътибарга лаек. 
Берләшмә яңа идеяләр белән яши, яңа алымнар кертү өстендә эшли. Киләсе 2022 елда иҗатташларыбыз көче белән куелачак концерт программасы әзерләнә. Планда берләшмәбезнең 55 еллык юбилеена «Альманах»ның яңа санын чыгару тагын бер куанычлы вакыйга. Берләшмә утырышларына  та-лантлы укучы балаларны җәлеп итү, аларның әсәрләрен тыңлау, иҗади яктан үсешләренә ярдәм итү карала.
Тел булганда гына милләтебез яши. Безнең берләшмә – ул телне үстерүдә гаҗәеп зур хәзинә, диясе килә. Укучыга, тыңлаучыга әйтер сүзең, төпле фикерең булганда, язмыйча берничек тә мөмкин түгел. Әйтер сүзләр әле алда булсын! Берләшмә әгъзаларының сүзләренә язылган матур, эчтәлекле  җырлар киләчәктә күбрәк яңгырасын, әсәрләребез укучыларны җәлеп итеп торсын иде!
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев