Туган як

Сибелгән татарның газиз балалары

Әфганстаннан килеп, бүгенге көндә Әстерхан каласында белем эстәүче татар егетләре Таҗетдин Сакиб һәм Корбанназар Назәри тарихи ватаннары Татарстанга килгәннәр. Шул уңайдан, Түбән Камада да булып киттеләр. Бүгенге көндә Әфганстанда рәсми булмаган мәгълүматлар буенча ике миллионга якын татар яши икән.

Алар Саманган шәһәрендә туып үскәннәр. Таҗетдингә – 24 яшь, Әстерхан дәүләт техник университетының электроэнергетика һәм электротехника факультетының өченче курсында; Корбанназарга – 28, шул ук университетның архитектура факультетында укый.

Егетләрне Россиягә Әфганстан хөкүмәте җибәргән. Әңгәмәдә күбрәк гел елмаеп кына торучы Таҗетдин катнашты. Корбанназар бик җитди, сораганда гына төпле итеп җавап бирә. Егетләр сөйләве буенча, аларның бабалары Әфганистанга моннан берничә йөз ел элек күчеп килгәннәр. Кызганыч, буыннар чылбыры кайчандыр өзелгән. Бүгенге буын татарлары әбибабайларының Россиянең, Татарстанның кайсы төбәгеннән икәнен белми, телләрен, гореф-гадәтләрен дә онытып бетергән.

Тик Таҗетдин өметен өзми, максаты – үзенең килеп чыгышын, нәсел җебе очын табу. Алар яшәгән Саманган шәһәрендә татарлар шактый икән. Калада яшәүчеләр авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Аралашу телләре – фарсы. Кайсы ил чигенә якынрак, татарлар да шул халык телендә аралаша.

Таҗетдин әйтүенчә, соңгы елларда Әфганстанда яшәүче татарлар мәдәниятләре, тарихы белән күбрәк кызыксына башлаганнар. Татарча да өйрәнергә исәпләре, тик интернет начар тоткач, аралашуда кайбер кыенлыклар туа, ди ул. Егетләр өч ел эчендә рус телен яхшы өйрәнгәннәр, иркен аралашалар. Хәзер инде кан кардәшләре белән якынрак танышып, татар телен күбрәк, тирәнрәк өйрәнергә исәпләре. Бераз гына булса да уңышлары да бар: татарча исәнләшәләр, кайтарып җавап бирә алмасалар да, әңгәмә барышын аңлыйлар.

«Татар телен өйрәнү җиңел бирелә, якын арада инде үз телебездә аралаша алырбыз» – дип өметләндерделәр. Исәпләре – татар кызлары белән тормыш кору. Егетләр күп балалы гаиләдән, Таҗетдин гаиләсендә унике бала, Ә Корбан гаиләсе күпкә калыша, аларда әле алты гына бала икән. Россиягә килгәннән бирле туган якларына кайтмаганнар, «Туганнарны, туган якны сагындык инде»– диләр.

Таҗетдин дә Корбанназар да татар булулары белән горурланалар. Шуңа күрә фамилияләренә Татар сүзе өстәп куйганнар. Яраткан ризыклары – пылау. Зур бәйрәмнәре – ике гает һәм яңа ел. Егетләр Татарстанны ошатуларын яшермәделәр. Уку йортында бакалавриат-ны тәмамлагач, магистра-турада укуларын дәвам итәргә ниятлиләр. Димәк, әле тагын Татарстанга килерләр, безнең шәһәр белән дә ныклап танышырлар. Очрашу искиткеч булды, кызганыч, татар кызлары һәм егетләре бу очрашу турында белми калдылар бугай. Егетләргә дә үз чордашлары белән аралашу, тагын да күңеллерәк булыр иде.

Фото: автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: