Туган як

Шагыйрьнең сүзләре бүген дә урынлы

Вәсимә Хөсәенова

Татар телен чуарлаучы паразит сүзләрнең күплегенә борчылучы кеше мин генә түгел. Бу турыда күп языла, күп сөйләнелә. Әмма рус сүзләре кыстырып сөйләшүдән генә һич туктый алмыйбыз. Ярым шаярып язган хикәяләрдә рус сүзләре кыстырган өчен телефоныма шалтыратып, битәрләүчеләр дә булды.

«Чир китә, гадәт китми» дигәндәй, бер ияләнгән нәрсәдән баш тартуы, ай-һай читен! Тик мин генә түгел, редакциягә килгән хатларда да рус сүзләре куп кушылган, йомыш белән кергән газета укучыларыбызның да бик сирәкләре генә саф, татарча матур итеп сөйли. Без генә түгел, бөек шагыйребез Һади Такташ та үз заманында «Авызлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап» дигән бик матур шигырь язып калдырган. Ул чорда да шулай русча сүзләр кушып сөйләшүчеләр күп булган, ахры.

Кабыргасыз, йомшак урыс теле,

 Ничек борсаң шулай борыла,

(Башка чарасы юк)

Безнең агай-эне

Эләккән һәр урыс сүзенең

Кабыргасын тотып сындыра! – дип борчылуын җиткерә.

Бөек Октябрь революциясен ул чорның татар зыялылары өмет белән көтеп ала. Чөнки җиңгән очракта большевиклар барлык милләтләргә дә тигез хокук бирергә вәгъдә итәләр бит. Патша чорында кысылган, «гололобый» дип кенә көлгән татар өчен бик өметле сүзләр була бу.

Тик аякка басып ныклап социализм төзергә керешкән большевиклар инде башка төрле сөйли башлый: «милләтләр һәм милли телләр бергә кушылып, бер генә милләт, бер генә тел сакланырга тиеш» дигән фикер алга сөрелә. Шуңадыр инде бәлки ул чорның азмы-күпме дәрәҗәле түрәләре русча сөйләшүне кулай күргәндер. Такташны укуыбызны дәвам итик әле:

Татарларга татар була торып,

Урысчалап доклад укыйлар.

Аннан соң аларның русчасы чамалы булуыннан көлеп:

«Совсем» сүзен «чәпчим» чәпчеттегез,

Урыс аңламаслык иттегез,

Бу ни хәл бу, «әтбит работниклар»,

Бу нинди юл белән киттегез?!

Бу юлларны укыганда үзем көләм, үзем елыйм. Карагыз әле, бигрәк дөрес бит! Хәзер дә бит түрәләр «Хәерле көн! (иртә, яки кич) Исәнмесез!» дип бер-ике җөмлә генә әйтә дә, русча сөйли башлый. Инде күпме еллар узган , ә без һаман үз телебездән көләбез. Ике татар очрашса да, үзара русча сөйләшкән була. Монда рәсми кәгазьләрне татарча алып бару турында сүз дә була алмый! Без Балтыйк буе илләрендә яшәүчеләр кебек горур була алмабыз да бәлки. Тик үзара сөйләшкәндә булса да татарча сөйләшергә тырышып карыйк әле. Сүземне шул ук Такташ сүзләре белән тәмамлыйм: Урыс теле инде урыс белән

Сөйләшергә, әйтик, яраса,

Татар теле ул бит татар белән

Аңлашырга ярый лабаса...

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: