Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Сараланның сары чәчле кызы белән очраштык

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре шагыйрә Илсөяр Иксанова белән кызыклы очрашу уздырдылар.

Танылган прозаик, журналист, Һ.Такташ, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр иясе, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе... Әйе, аның мактаулы исемнәре бихисап. Тик күпләргә ул, беренче чиратта, шагыйрә буларак таныш. Үзе дә: «Әдәбиятка шигърият аша килдем», — ди бит әнә. 

Илсөяр Иксанова исемен үзем өчен студент елларында ачтым. Ялгыш кына кулга килеп кергән шигырь җыентыгын төне буе елап укыганым истә калган. Кайбер шигырьләрен еллар үткәч кайтакайта укып гаҗәпләнәм. Вакыт узгач, аларны тирәнрәк аңлый башлыйсың, гадилегенә, садәлегенә сокланасың... Бу ихласлык кайдан килә дисәң, «Чын шигырьне үзеңне көчләп язып булмый. Ул йөрәктән өзелеп төшә. Шигырь язу өчен күңелдә яктылык булырга тиеш», — ди Илсөяр апа. 

Шагыйрә белән кара-каршы утырып хәтер йомгагын сүтәбез. Илсөяр Иксанова 1966 елда Лаеш районы Татар Сараланы авылында туган. Дәү әни тәрбиясен алган кыз мин, дип горурланып искә ала Илсөяр апа. Әти-әниегез кайда иде соң, дигән сорауга, коммунизм төзеделәр, дип елмаеп җавап бирә. Һәдия дәү әнисе сөйләгән әкият-бәетләр, ул өйрәткән догалар, аның белән урманга, сахраларга чыгып, шифалы үләннәр җыеп йөргән чаклар Илсөяр йөрәгендә мәңге җуелмаслык тирән эз калдыра. 

Илсөяр Иксанованың беренче шигырьләре әле мәктәптә укыганда ук район һәм республика газета-журналларында басыла. Сәләтле, үткен каләмле кызны университетның журналистика факультетына укырга керергә чакыралар. Ләкин Илсөяр филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген сайлый. Биредә язмыш аны Диләрә Тумашева, Флера Сафиуллина һәм тагын бик күп күренекле шәхесләр белән очраштыра. Мөхәммәт Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» түгәрәгенә йөреп, каләм чарларга да насыйп була әле аңа. «Гомеремнең алтын чагы булган ул еллар», — дип сагынып искә алды шагыйрә. 

Илсөяр апа белән вакытлы матбугатта эшләгән чорны да хәтердә яңарттык. Төрле елларда «Яшь ленинчы», «Шәһри Казан» газеталарында хезмәт куя ул, язмалары «Ялкын», «Салават күпере», «Сөембикә» журналлары битләрен бизи. 2011 елда фикердәшләре белән «Түгәрәк уен» фольклор альманахын оештыра һәм аның баш мөхәррире булып тора. Халкыбызның гасырлар дәвамында сандык төпләрендә, архивта тузан җыеп яткан рухи хәзинәләрен барлау, аларны халыкка кайтаруны үз алдына максат итеп куйган журналда эшләү зур тормыш мәктәбе була аның өчен. 

Илсөяр Иксанованың беренче шигырь җыентыгы 1991 елда «Ышанасы килә» исеме белән дөнья күрә. Китапка кереш сүзне шагыйрь Зөлфәт яза. «Зөлфәт хәтле Зөлфәт хәерфатиха биргән икән, яшь автор, чыннан да, өметле, димәк», — дип яза Кояш Тимбикова. Аннан соң төрле елларда тагын берничә китабы басылып чыга: «Кышкы канәферләр», «Кырык кыл», «Балан чәчәге», «Гомер сурәте»... Алар арасында «Син — язган язмышым» җыентыгы аерым урын алып тора дисәм, ялгыш булмас. Чөнки әлеге китабын ул фаҗигале төстә вафат булган ире Илдарга багышлый.

Онытып та торам икән: тагын бер кадерле басмасы бар ич Илсөяр ханымның! «Биюче бал корты» китабына кызы Айсылу кечкенә вакытта язган шигырьләре тупланган. Ә җыентык тышына рәсемне Айсылу ясаган.

Илсөяр Иксанова сүзләренә язылган җырларны бүген татар эстрадасының күп кенә танылган җырчылары башкара. Шагыйрә белән булган очрашуда әлеге җырлар исемлегенә тагын берсе өстәлде. Аны «Илһам» эстрада ансамбле җырчысы Илшат Хәбибуллин язган. Яңа гына табадан төшкән «Көзге сагыш» җырын Илсөяр апа үзе дә, тамашачылар да җылы кабул итте. Илһам Хисмәтуллин, китапханәче кызларның чыгышын да зал көчле алкышларга күмде, шагыйрәнең шигырьләрен үзе укуында тыңлап ләззәтләнде.

Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев