Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

«Рухи кыйммәтләр югалмасын»

Гүзәлия Гыйбадуллина, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире

1995 елдан башлап китап-ханәчеләр һәм китап сөючеләр Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, быел үзенең 45 еллык юбилеен каршылаучы Түбән Кама китапханәләр берләшмәсе «Регионның мәдәни киңлекләрендә китапханәләрнең урыны» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция оештырып, республикабызның төрле районнарыннан коллегаларын зур сөйләшү-тәҗрибә уртаклашырга Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәгә җыйды.
Китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова кунакларны республикабыз китапханәләре арасында иң яхшылардан саналган үзәк китапханәгә экскурсия үткәрде һәм аның киң кырлы эшчәнлеге турында сөйләде.

Конференция эшендә катнашкан шәһәр мәдәният идарәсе җиәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина Түбән Кама китапханәчеләр эшен югары бәяләп, шәһәрдә уздырылучы чараларның иң-иңнәренә тукталып, аларның һәрберсендә китапханәчеләрнең актив катнашуларын ассызыклап, конференция эшендә уңышлар теләде. Видео аша Республика милли китапханәсе җитәкчесе Мәдинә Тимерҗанова һәм Казан китапханәләр берләшмәсе җитәкчесе Резеда Исмәгыйлева чыгышларын тыңлаганнан соң, кунаклар һәм китапханәчеләр секцияләргә бүленеп, республика районнары китапханәләренең эш тәҗрибәсе белән таныштылар.
«Туган якны өйрәнү: яңа караш, креатив формат» дип исемләнгән секция үз эшчәнлеген Кол Гали исемендәге милли китапханәдә дәвам итте, китапханәләрдә туган якны өйрәнү иң мөһим юнәлешләрнең берсе булуын исәпкә алсак, чыгышларның да, тәҗрибә уртаклашуның да никадәр кызыклы һәм файдалы булуын әйтеп тору да кирәк түгелдер.
Туган якны өйрәнү үз ата-бабаларыбызның тарихы белән горурлану хисе уятса, үткәнне һәм хәзергене эзләү, тикшеренү, туган ягыңның гореф-гадәтләрен, үз нәсел-тамырларыңны барлау, өлкән буын белән тыгыз элемтәдә тору – үсеп килүче буынны уйланырга мәҗбүр итә, нәкъ менә бүгенге көндә иң мөһим булган кыйммәтләрдән патриотизм, рухият, милли үзаң формалаштыра да инде.
Чарада китапханәләргә кагылган проблемаларны хәл итү юллары, китап укытуның яңа алымнары, укучыларны китапханәләргә тартуның кызыклы яңа формалары хакында да җанлы сөйләшү булды. Конференциядә катнашкан һәркем үзе өчен файдалы мәгълүмат алды, һөнәрдәшләре белән аралашты.
45 ел... Еллар бу санга өстәлсен дә өстәлсен иде! Гасыр булып түгәрәкләнсен өчен тагын 55 ел гына кирәк, нибарысы. Озын гомерле бул, Түбән Кама китапханәләр системасы! Чарада катнашучылар әнә шул теләктә калып таралыштылар.

Фото: https://vk.com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев