Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Милләтебез өчен янып йөрүче

Күпкырлы талант иясе Нурзия Мирхазова – 34 елдан артык гомерен шәһребездә балаларны тәрбияләүгә, аңбелем бирүгә багышлаган шәхес.

Нурзия Рәшит кызы Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы һәм тагын бик күп мактаулы исемнәр, грантлар иясе. Әле күптән түгел генә бу исемлеккә та-гын бер мәртәбәле исем өстәлде – Каюм Насыйри премиясенә лаек булды ул.

Бу бүләк Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары нигезендә 2010 елдан педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә, укытучыларга, гомумән белем бирү өлкәсендә эшләүчеләргә милли мәгарифне үстерүдәге казанышлары, яшь буынны милли гореф-гадәтләрдә тәрбияләгән өчен бирелә.

Әйтергә кирәк, безнең төбәктә ул әлегә бу бүләккә ия булган бердәнбер педагог. Премиянең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, Тукай туган көн алдыннан тапшырылуы икеләтә истәлекле булгандыр. Чөнки Нурзия ханым әле «Без – Тукай варислары» дип исемләнгән республикакүләм бәйгене булдыручы, аның проект авторы да бит. Сүз уңаеннан, быел ул бәйге бишенче мәртәбә уздырылды.

Тик барыннан да бигрәк, Нурзия Рәшит кызы – балаларны үз итүче, аларның яраткан апалары, коллективның хөрмәтле җитәкчесе. Нурзия Мирхазова 64 нче балалар бакчасында җитәкче булып, әле күптән түгел генә эшли башлады. Менә шул вакыт эчендә татар телен өйрәнү кабинеты ачты, музыка залына тулаем ремонт ясатты, туган ягбыз тарихын яктырткан бай эчтәлекле экспонатлар кую өчен шартлар тудырды.

Балаларның сәламәтлеген кайгыртып, яңа медицина җиһазы кайтарды, балалар бакчасында булган «Тоз мәгарәсе»н өр-яңадан үзгәртеп, мәйданын зурайтып ясатты. Үзең яхшы булгач, ярдәм кулы да сузучылар аз түгел. «Дуслар булса – барын да эшләп була. Вакыт җитсен һәм сәламәтлек булсын» – ди Нурзия ханым. Соңгы вакытта сөйләмендә проблемалары булган балалар өчен махсус төркем оештыру өчен янып-көеп йөри ул.

Тырыш җитәкче, танылган шагыйрә Ризаэддин Фәхреддиннең «Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез», – дигән сүзләрен яшәү максаты итеп алган. «Иҗатым бала чагымда ук сайлаган һөнәремә кушымта, берсен-берсе тулыландыра, шуңа да тәрбияви хикәяләр, шигырьләр язам» – ди ун китап авторы Нурзия Рәшит кызы.

«Булганнан бар да була» диләрме әле? Н.Мирхазова Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының даими булышчысы, Түбән Кама район каләм тибрәтүчеләрен берләштергән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы. Татар милләте, татар халкы өчен янып йөрүче, балаларны татар мохитендә үстерү, тәрбияләү өчен бар көчен куеп тырышучы Нурзиябез кебек педагоглар, җәмәгать эшлеклеләре милләтебездә күбрәк булсын иде.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев