Туган як

Милләт өчен янып йөрүче

Аның исемен ишетүгә күпләребезнең күз алдына Сабантуй комплексы, Үзәк мәчет, Кызыл Чишмә бистәсендәге «Изгеләр чишмәсе» комплексы килеп баса. Болар аның фидакяр хезмәтеннән бары бер тамчы гына. Әйе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Түбән Каманың мактаулы гражданины Фирдәвис Хановның шәһәребезнең үз йөзен булдырудагы хезмәте бәяләп бетергесез.

Түбән Каманың һәр урамын, йортын, сукмагын яттан белә ул. Кызыксынып, сорау бирсәгез, һәр кайсысының төзелү тарихын да сөйләп бирер иде. Бу язмада мин аны архитектор буларак кына түгел, ә халкыбызның киләчәге, татар милләте өчен янып йөрүче олпат улы буларак язып китәргә телим. Моннан берничә ел элек кенә ачылган һәм шәһәргә милли рух өргән Тукай паркында булмаган, аның матурлыгына хозурланмаган кеше юктыр Түбән Камада.

Шәһәребезгә килгән кунаклар да сокланып китәләр бу парктан. Шулай булмый ни, тагын кайда бар татар халкы әкиятләренең геройлары – авыл малаеннан тарагын урлаткан Су анасы, хәйләкәр егеткә бармагын кыстырткан Шүрәлесе, һөнәргә өйрәнергә теләмәгән Акбае, бала белән сөйләшүче Күбәләге?.. Бу сыннарны күргән бала, ә бәлки телен оныткан өлкәннәр дә, татар халкының әкиятләре белән танышасы килер. Биш йөз кеше сыйдырышлы Үзәк мәчет – шулай ук шәһәребез горурлыгы.

Мәчет төзелешенә шәһәр уртасында урын алуда туган кыенлыклар, йокысыз төннәр хисабына ясалган мәчет проекты... Мәчетнең үзенчәлекле йөзен булдыру һәм, шул ук вакытта, дини яктан дөрес ясау өчен, Уфага барып өйрәнү үзен аклый. Татарның күпме егет-кызлары мәчетнең матурлыгына кызыгып кереп кенә, кабат кызыксынып китеп дингә баскан икән, димәк, милләт өчен вакыт белән санлашмый эшләүче архитектор Фирдәвис Хановның хезмәте бәясе искиткеч зур. Ул Түбән Каманың баш архитекторы булып торган вакытта шәһәрнең милли йөзе булсын өчен шактый нык тырышлык куйды. Сәүдә йортларына җанга ятышлы татар исемнәре куела иде ул чакта. Ә яңа төзелгән урамнарга исемнәр сайлаганда?.. «Ямьле», «Чишмәле», «Чулман» дигән матур урам исемнәрен куйдыруда да өлеше зур булды аның. Җаваплы урында эшләп, җәмәгатьчелек белән җитәкчелек арасында алтын урталыкны табу зур осталык һәм дипломатик мөнәсәбәт сорый. Кем булуына карамастан, берәүгә дә авыр бәрелмәгән, шул ук вакытта үз сүзен әйтә белгән җитәкче – Фирдәвис Гайнетҗан улы.

Туксанынчы елларда Татарстанда милли хәрәкәтнең активлашкан чорында алгы сафларда башлап йөрүчеләрнең берсе булган милләтпәрвәр шәхес тә ул. Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән Фирдәвис Ханов үзенең татар дигән данлы милләт улы булуын онытмый. «Татар бетә, татар үлә» дип кычкырып йөрүчеләр кайберәүләрнең балалары бер кәлимә татарча белмәгәндә, кызы Айгөл, улы Марат саф чиста татарча сөйләшә. Алай гына да түгел, оныкларына да милли тәрбия бирүче, үз халкын хөрмәт итүче ул. Актанышлылар якташлары белән хаклы рәвештә горурлана алалар: Түбән Каманы Татарстанның иң матур, иң төзек шәһәр итүдә аның өлеше бик зур. Бүген аны шәһәребездә танып-белмәгән, хөрмәт белән искә алмаган кеше бик сирәк. «Узган гомер – аккан су» диләр.

Фирдәвис Гайнетҗан улының да Казан төзүчеинженерлар институтының архитектура-төзелеш факультетын тәмамлап, юллама белән яшь нефть-химия шәһәре Түбән Камага эшкә килүенә 43 ел вакыт үткән дә киткән. Менә шул вакыт эчендә ул шәһәребезгә армый талмый хезмәт итә. Быел Түбән Каманың 55 еллыгы булса, Фирдәвис Хановка – 70 яшь. Аңа киләчәктә дә яңа иҗади үрләр яуларга, тагын алда телгә алынган кебек матур проектлар эшләргә язсын.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: