Туган як

Милли рухны сүндермик

Алсу Һадимөхәммәтова

Балалар бакчаларында тәрбияче булып эшләү дәверендә бер нәрсәне еш күзәтәм. Әти-әниләр балаларын бакчага китергәндә һәм кичен алганда сабыйлары белән татарча сөйләшәләр. Ә менә әби-бабайлар...

Алар инде чип-чиста татар акценты белән оныклары белән русча сөйләшергә тырышалар. «Внучкы»ларын алырга кергән әбиләрнең русча аралашуын тыңлап тору – үзе бер бәла. Җаваплары да әзер: «Без үзебез русча белмәгәнгә күп тилмердек».

 Мин аларга республикабызның ике президенты да татар авылында туып үсеп, татар мәктәпләрен тәмамлауларын әйтсәм дә, үз фикерләрендә калалар. Күңелне борчыган тагын бер нәрсә турында язып үтим әле. Без балалар бакчаларында нәниләр белән тырышыптырышып татарча сөйләшәбез. Балалар өчен шәһәр, республикакүләм төрле конкурслар еш үткәрелә, аларда катнашып барабыз. «Сөмбелә гүзәле», «Сөйкемле бала» «Татар егете», «Моңлы гаилә», төрле җыр-бию фестивальләре дисеңме...

Аларга әзерләнгәндә әти-әниләр дә теләп кушыла, махсус костюмнар тектерәләр, сценарийлар язалар. Ул конкурсларда биш-алты яшьлек шәһәр балаларының чип-чиста итеп татарча җырлар җырлаганын, шигырьләр сөйләгәнен сөе-неп карап утырам. Ә менә бакчадан мәктәпкә киткәч, мондый конкурслар кими, сирәгәя. «Әти-әниләр соравы буенча» дигән сылтау белән, бар фәннәр русча өйрәнелә башлый.

Ә инде өлкән сыйныфта Бердәм дәүләт имтиханнары белән өннәре алынган укучыларда тел кайгысы калмый. Шулай итеп, татар теле үзара аралашу теленә күчеп, икенче планда кала. Ә менә тормыш корып, үзләренең сабыйлары белән татар телендә сөйләшергә тырышуларын ишетүкүрү күңелгә сары май булып ята. Бу бит халкыбызның күңел түренең иң тирән бер почмагында татарлык рухы сүнми дигән сүз.

 Алабуга шәһәрендә узган «Татар малае-2021» республикакүләм конкурс җиңүчесе – Айзат Гыймалетдинов. / Фото шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: