Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Милли кичә

ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, һәм шулай ук «Туган тел» декадасы уңаеннан, Ташлык мәдәният йортында «Халкыбызның күңел көзгесе» дип аталган милли кичә булып узды.

Кичәдә авылның «Таңсылу» балалар бакчасы, Ташлык һәм Шәңгәлче мәдәният йортларының фольклор коллективлары катнашты. Кичәне оештыручылар, оста гына итеп, милли моңнар белән бергә татар халкының уеннарын, йолаларын, гореф-гадәтләрен, халык авыз иҗатын тамашачыларга җиткерделәр. Берсеннән берсе тәмле, милли ризыклар пешереп алып килгән апаларның күчтәнәчләренә бәя бирелгәннән соң, бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X