Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тел күрке - сүз

Милләт, туган тел, әдәбият дип, чын күңеленнән янып-көюче

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн уңаеннан уздырыла торган Шигърият бәйрәме алдыннан шәһәребезнең үзәк китапханәсендә «Тукайфест» әдәби чаралары оештырылды.

Язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш премияләре һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Миңлемөхәммәт улы Сафин белән очрашу да әнә шул проект кысаларында узды. 

Кичәне алып баручы һәм аның сценаристы Кол Гали исемендәге китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина, чара башлануга ук, «Караңгылыкны сүгеп яшәгәнче, бер шырпы булса да кабыз!» дигән француз мәкален искә төшерде. Чыннан да, хәзерге кебек катлаулы заманда, күпләр тегесеннән зарланып, монысыннан канәгать булмыйча яши бирәләр. Ә Факил абый андыйлар токымыннан түгел. Милләт, туган тел, мәдәният, әдәбият дип чын күңеленнән янып-көюче бик азларның берсе ул. Әле алай гына да түгел, күңелендәге әнә шул мәңге сүнмәс ялкынны — милләтебезгә булган эчкерсез мәхәббәт утын — йөзләгән, меңәрләгән замандашларыбыз күңеленә дә күчерә һәм кабыза алырдай сәләт тә бар анда. 

Нинди генә яңгыравыклы исемнәргә ия булмасын, югары урыннар биләмәсен, Факил абый үзе бик тыныч, гадел кеше. Монысы табигый, кешеләр белән уртак тел табарга, куйган максатларга ирешергә, янәшәдәгеләргә һәрчак ярдәм кулы сузарга, четерекле проблемалар булганда үзара килешенеп хәл итәргә ул китаплардан укып өйрәнмәгән. Аны шәхес иткән, бүгенге дәрәҗәсенә ирештергән мәктәп — ул аның тормыш юлы. Моның өчен Ф.Сафинның биографиясенә бер тапкыр күз салу да җитә: мәдәният йорты җитәкчесе, укытучы, мәктәп директоры, КамАЗ автомобильләр заводында бригадир, журналист, редактор... Хезмәт баскычында узган әлеге вазифалар барысы да кешеләр белән эшләүдән гыйбарәт. Әнә шул олы тормыш тәҗрибәсе Факил Сафинның язучы булып формалашуына да ярдәм иткән. Әдәбият сөючеләрнең күпчелегенә таныш «Саташып аткан таң», «Соңгы көз», «Шәүлә», «Биек тауның башларында» һ.б. бик күп әсәрләре — язучының күңел көзгесе, тормыш сәхифәләренең күңеленнән ургылып чыккан илһам чишмәсендәге өлешчә чагылышы. 

Факил Миңлемөхәммәт улы язучы гына түгел, журналист та бит әле. Журналистның да баш хәрефтән язылырга тиешлесе дип әйтсәк, һич кенә арттыру булмас: «Мәйдан» журналын оештырып, аны шул төбәкнең уңышлы эшләүче әдәби-иҗтимагый басмасына әверелдерүче, республикада балалар өчен чыгучы бердәнбер «Көмеш кыңгырау» газетасын оештыручы. Аннан соң күп еллар шушы басмаларның редакторы булып, башлап язучы күп кенә журналистларның остазына да әверелде. 

Бүгенге көндә Фаил Миңлемөхәммәт улы Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеген җитәкли. Әле күптән түгел генә Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге рәисе итеп сайлаганнар үзен. Кыскасы, аңа йөкләнгән җәмәгать эшләре бихисап. Бу хакта үзенә әйткәч, Факил абый елмаеп: «Җыен түләүсез эшне миңа өяләр инде», — ди. Үртәлеп тә, ачуы килеп тә әйтүе түгел, сүз җаена туры китереп, шаяртуы гына. Һәр эшне күңел җылысы биреп, кешеләргә файда китерәм, дип эшләү аңа кечкенәдән, яшьтән бирелгән сыйфат. Очрашуда алып барылган әңгәмәдә ул бу хакта бик аңлаешлы итеп белдерде. 

Кешеләргә файда китерү дигәннән, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Мөхәммәт Шәйхи, Хәниф Хөснуллин, Кадыйр Сибгатуллин кебек ничектер онытылыбрак торган язучыларның иҗатларын барлап, аларны халыкка чыгаруда да Факил Сафинның хезмәте бәяләп бетергесез. Татарстан Язучылар берлеге, «Мәйдан» журналы, «Көмеш кыңгырау» газетасы белән берлектә Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев исемендәге премияләр булдыруны башлап йөрүче дә ул... 

Кичәдә Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре Факил Сафинның шигырьләрен укыдылар. «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шәһәребезнең 64 нче балалар бакчасы мөдире Нурзия Мирхазова язучының иҗатына карата үзләренең матур фикерләрен җиткерделәр. Һәм, әлбәттә, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арсланова язучыга Түбән Камада уздырылучы кичәләрдә актив катнашканы өчен рәхмәт белдерде. 

Чыннан да, Факил Сафин — Түбән Кама китапхәнәләрендә уздырылучы әдәби кичәләрнең даими кунагы. Түбән Камага килгән вакытларында ул «Туган як» газетасын да караштыргалый. Анда җирле шагыйрьләр, язучылар иҗатына киң урын бирелүен хуплап, Язучылар берлеге исеменнән газетага рәхмәтен белдерде.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев