Туган як

Мәҗбүри булмаса...

Узган гасырның 90 нчы елларында мәктәпләр-дә татар теле аерым фән буларак укытыла башлагач, кадрлар җитмәү сәбәпле, татарча азмы-күпме белүче педагоглар да татар телен укытырга алынды.

Җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре дә татарча өйрәнә башлады. Моның өчен дәүләт учреждениеләрендә махсус дәресләр үткәрелде. Ә инде тора-бара милли дәрт сүрелгәч, 90 нчы еллар кайнарлыгы кимегәч, мәктәпләрдә татар теле укыту әкрен генә кысыла башлады. Татарстанда ике тел дәүләт теле булып саналса да, татар теле тагын «икенче сорт»лы телгә әйләнде.  Татар теле укытучыларына балаларда телгә кызыксыну уятыр өчен шактый тырышырга, эзләнергә кирәк.
Менә соңгы бер елда гына татар теленә карата вәзгы-ять үзгәрде кебек. Дөрес булса, мәктәпләрдә тагын татар телен укыту мәҗбүри булачак. Тик ул дәресләр ни би-рер соң? Моңа кадәр атнасына биш дәрес татар телен укыган рус балалары татарча беләме? Җавабын үзегез бе-ләсез, әйтеп торуны кирәк санамыйм. Алар түгел, институт тәмамлап та телне яхшы беләм дип әйтеп булмый. Телебез шундый матур, сыгылмалы тел, аны камил белү өчен гомер буе укырга, өйрәнергә кирәк. Кайбер сүзләрнең язылышын беләм дип уйлыйсың да, язып куйгач, күңелне икеләнү хисе били: дөресме-юкмы?.. Өстәвенә, башка телләр кебек үк ул да елдан-ел башка телләрдән кергән сүзләр хисабына чуарлана бара. 
Шәһәрдә яшәүче татарлар татарча чагыштырмача яхшы белсәләр дә,  эш урыннарында күбрәк рус телендә аралаша.Транспортта, кибеттә татарча сорау бирүчеләр юк диярлек.  Соңгы елларда күп теллелеккә нык басым ясала. Өч телдә укытылучы мәктәпләр ачабыз дип мактанабыз. Тик ул өч тел арасына татар теле сыярмы икән?.. Кытай теле, инглиз телен өйрәтәчәкләр, монысы хак. Әти-әниләр болай да сабыйларын балалар бакчасыннан ук инглиз телен өйрәтү түгәрәкләренә йөртә башлыйлар. Ә татар теле? Юк шул... Балалар бакчасына йөри генә башлаган, теле ачылып кына килгән нәниләрнең әти-әниләре бала бер генә телдә сөйләшергә өйрәнсен башта, диләр. Һәм әлбәттә инде, ана телен түгел, рус телен сайлыйлар. Өстәвенә, тәрбиячеләргә дә, русча гына сөйләшегез әле, дип әйтүчеләре бар. Югыйсә, психологлар «Кечкенә балалар ике телдә дә җиңел өйрәнә ала» – дип әйтеп тора. Кем ни әйтсә дә, әлегә татарның канына сеңгән курку хисен берничек тә бетереп булмый. Татар ул шундый халык, аны мәҗбүр итәргә кирәк. Ә әлегә үз телегезне өйрәнегез, дип мәҗбүри шарт куючы юк. Димәк, тел өйрәнү дә «Нәрсәгә ул татар теле?»нә кайтып калмасмы?..  
Фото шәхси архивтан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: