Туган як

Әлифба тарихыннан

Сабыйларыбызның белем дөньясына ясаган тәүге адымнары әлифбадан башлана.

Татарларда беренче басма әлифбалар русча-татарча төзелә. Аларның беренчесе – Сәгыйть Хәлфиннең «Әлифбаи татар» дигән татарча әлифбасы.

Китап Мәскәүдә император университеты типографиясендә 1778 елда басылып чыга. Икенче русча-татарча әлифба 1802 елда Петербургта басылып чыга. Аның авторы – Тобол училищесы укытучысы Ният Бакый улы Атнаметов була. Сәгыйть Хәлфиннеке кебек, бу әлифба да русларны татарча укырга-язарга өйрәтү өчен чыгарылган. Өченче русча-татарча әлифбаның авторы – Сәгыйть Хәлфиннең оныгы Ибраһим Хәлфин була. 1800 елның декабрендә Казанда типография ачыла. Шул типографиядә 1809 елда И. Хәлфиннең «Шаһин Шаһның Казан гимназиясендә Казан төрки вә хат гарәби үгрәтелә торган әлифба илә кечкенә төрки нәхү вә сарфыдыр» исемле китабы басыла.

«Урыс һәм татар әлифбие» – русча-татарча дүртенче әлифба. Аны Габдеш (Габдулла) Ваһапов төзегән. Бу әлифбаның беренче басмасы 1852 елда басылып чыга. Шул ук авторның «Басманың эре һәм вак хәрефләре» исемле плакатәлифбасы да (1863) бар. 1950 еллардан татар мәктәпләрендә Г. Сәйфуллин, 1965 елдан Р. Вәлитова, С. Вагыйзов әлифбалары буенча укытыла.

Рус телле балалар өчен 1998 дән башлап, ел саен Ф. Йосыпов белән Л. Новикова язган «Әлифба» («Татарский букварь») китабы чыгарыла. 2011 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән И.Мияссарова, Ф.Гарифуллина авторлыгында яңа әлифба чыкты.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: