Туган як

Китапханәнең дә юбилее

Бу китапханә җылылык биреп, үзенә тартып тора. Түбәнкамалыларның яратып, үз итеп йөри торган китапханәләрнең берсе ул. Сүзем Кол Гали исемендәге милли китапханә турында. Быел аның ачылуына 15 ел була.

Китапханә 2006 елны шәһәргә 40 ел тулуга тәгаенләп ачылган иде. Габдулла Тукай исемендәге китапханәнең милли төбәкне өйрәнү бүлеге һәм 30 нчы татар китапханәсе белән берләштерелеп шушы яңа бинага күчерелде. Менә шуннан бирле китапханәчеләр милли мәдәниятнең энҗе-мәрҗәннәрен сайлап көмеш чылбырга тезә: Түбән Кама шәһәре һәм районының танылган шәхесләре белән таныштыра, галиҗәнап китапка мәхәббәт тәрбияли.

Заманында биредә үз эшен бирелеп, ихластан башкаручы Әнисә Дәүләтшина, Әлфия Зәйнуллина, Тәнзилә Гыйсмәтуллиналар китапханәче булып эшли. Ә китапханә белән ачылган көннәреннән бирле милли җанлы, һәр эшкә җаваплы караучы Гүзәлия Шәйхрази кызы Гыйбадуллина җитәкчелек итә.

Үз эшенең остасы булган Гүзәлия ханым ике коллективны бер йодрыкка туплап, бер гаилә булып яши, эшли башлады. Аның турында зур бер китап чыгарып булыр иде. Шәһәркүләм зур чараларга сценарийлар яза һәм алып бара, берсеннән-берсе эчтәлекле очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм бик күп чаралар оештыра ул. Шушы 15 ел эчендә ирешелгән уңышлары да шактый.

Әйтик, 2009 елда республикакүләм “Иҗади эзләнү” кебек мәртәбәле бәйгедә “Шәһәребез нәшриятлары белән бергәлектәге хезмәттәшлек” дип аталган чаралар циклы өчен беренче урынны алдылар алар. 2012 елда Республика балалар китапханәсе, татарстан хәрби комиссариаты белән бергә оештырылган “Сугыш йоткан балачак” бәйгесендә 300 эш арасыннан беренче урынга лаек булалар. Китапханә зур, иркен, матур. Анда килеп керүгә үз өеңә кергән кебек, күңелгә шундый рәхәт булып китә. Анда китапларны өйгә бирү бүлеге, зурлар һәм балалар өчен уку заллары эшли. Китапханәдә ике телдә дә китаплар бик күп. Төрле еллардан бирле җыелып килгән 50дән артык исемдәге газета һәм журналларның төрле еллардагы төпләнмәләре саклана биредә.

Бүгенге көндә китапханәдә 25 меңнән артык китап бар. Бу китапханәне үз итүемнең сере бик гади. Чөнки алар, интернет челтәрләр белән бик мавыкмый, китаплар, китап укучылар белән күбрәк эш йөртәләр. Кулыңа китап алу, аның геройлары кичерешләрен укып, үз йөрәгеңнән кичерүгә җитәме соң! Кол Гали китапханәсе китап белән, китап укучылар белән эшли ул. Туган ягыбызга, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләү, татар язучы-шагыйрьләрнең иҗатын пропагандалау өстендә дә тырышып, яратып эшлиләр. Китапханәчеләр өчен иң кадерле кешеләр – китап укучылар. Икенчедән, китапханә төбәк тарихын өйрәнү, материаллар туплау буенча зур эш алып бара. Әледән-әле оештырылган китап күргәзмәләре шуны раслый.

Монда районыбыз авыллары турында язылган бар китап та саклана. Авыллар, шәһәр тарихы белән кызыксынасыз икән, рәхим итегез. Ачык йөзле, тәмле сүзле, ярдәмчел китапханәчеләр сезгә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Шәһәребезгә быел 55 ел тула. Түбән Камага карата иң күп материал Кол Гали исемендәге китапханәдә дип горурланып әйтә алам. Килегез, күрегез, укыгыз ¬– китапханәдә сез һәрчак кадерле һәм көтелгән кунак.

“Телебез өчен авыр көннәрдә, мәктәпләрдә татар теле укыту сәгатьләре кимегән вакытларда без милли рухлы милли җанлы түбәнкамалыларны китапханәгә чакырып калабыз. Килегез, күрегез, татар телебезне үстерү, төбәк тарихын өйрәнү өстендә бергәләп эшлибез”, – ди 40 елга якын гомерен китапларга китап укучыларга багышлаган Гүзәлия Гыйбадуллина. Ышанып әйтәм: китапханәгә килсәгез рухи азык табып, яңадан тагын килү теләге белән китәчәксез.

Фото: М.Кучкаев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: